Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы утырышында Косоводагы вәзгыять тикшерелә


Бүген Нью-Йоркта үтәчәк БМО Иминлек Шурасы утырышында БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Косоводагы вәзгыять турында хисап тотачак.

Июль ахырында Косованың Сербия чигендәге җирле хакимият Белградка сәүдә чикләүләрен саклауны максат итеп чик буе контролен көчәйтергә теләде. Бу хәл полиция һәм андагы җирле сербларның бәрелешенә китерде. Полициянең бер хезмәткәре үтерелде.

Русиянең әлеге утырышка документ өлгесе тәкъдим итәргә җыенуы хәбәр ителә. Анда Косова хакимиятенең көч куллануы хөкем ителә һәм халыкара оешмаларда бу мәсьәләдә берьяклы гына караш булмаска тиешлеге әйтелә.

2008 елда бәйсезлеген игълан иткән Косовоны Сербия танырга теләми.
XS
SM
MD
LG