Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай премиясе ияләренә тапшырылды


Рөстәм Миңнеханов Альбина Шаһиморатовага премия бүләге тапшыра
Рөстәм Миңнеханов Альбина Шаһиморатовага премия бүләге тапшыра

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасы һәр елны Республика көнендә үткәрелә. Бу елны да ул Камал театры каршында узды. Лауреатларны котларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.


Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе беренче тапкыр моннан 53 ел элек тапшырыла. Беренчеләрдән булып бүләккә язучы Әхмәт Фәйзи, композиторлар Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, рәссамнар Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов лаек була.

Бу елгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә Татарстан язучылар берлеге рәисе, язучы Мөхәммәт Мирза 2003 елда басылып чыккан “Киек каз юлында”, 2007 елда дөнья күргән “Тере су”, 2009 елдагы “Адәм баласы” китабындагы шигырьләр циклы өчен лаек булды.

Шулай ук бүләк Лена Шагыйрьҗанга 2002 елда басылган “Боҗра вә Хөҗрә”, 2005 елдагы “Сагынмаклык”, “Истәлекләр, багышланмалар” җыентыгы өчен, Татарстанның халык рәссамы, Татарстан һәм Русиянең сәнгать эшлеклесе Рөстәм Килдебәковка һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе Мария Килдебәковага республиканың җәмәгать биналары интерьеры һәм декоратив гамәли сәнгать әсәрләре өчен тапшырылды.

Дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатовага исә Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарганы өчен бирелде. Лауреатларны республика президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады:

“Дөньяда безнең Габдулла Тукай бәйрәмнәре үтте. Күп җирләрдә һәйкәлләр ачылды. Әлбәттә, быел бу дәрәҗәгә җитү бик зур шатлык. Лауреатларыбыз белән бик горурланабыз. Аларга иҗади уңышлар телибез. Әлеге традиция дәвам итәр дип өметләнәм”, диде ул.

Дәүләт премиясе лауреатлары үз сүзләрен әйтеп, шигырьләрен сөйләде, Альбина Шаһиморатова исә татар халык җыры “Әллүки”не башкарды.

Республика көнендә Тукай бүләкләре тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:49 0:00
йөкләү

"Дәүләтебез көне булсын иде"

Премия тапшыру тантанасына да, Казанның төрле ял итү урыннарында узучы башка чараларга да халык күпләп җыелган иде. Алар арасында төрле милләт вәкилләре дә бар иде. Татарлар исә Казаннан, республика районнарыннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән иде.

Күпләрдә әлеге бәйрәм уңай тәэсир калдырган, шулай да кайберәүләр күңелендә бәйрәмнең шәһәр көненә әверелеп баруы ризасызлык тудыра.


“Халкыма ирек булсын, азатлык булсын – шуны телим. Шәһәр көне дип әйтмәкче булалар, мин аңа бер дә риза түгел. Республика көне, милләтебез, дәүләтебез көне булсын иде”, дип белдерде бәйрәмгә килгән кунакларның берсе.

XS
SM
MD
LG