Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрьдән Русия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде


1 сентябрьдән Русия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде. Иң ерак бүлгегә кергән Камчатка, Магадан, Сахалинда вакыт Мәскәү белән чагыштырганда сигез сәгатькә алдарак барачак. Русиядә март аенда бер сәгатькә артка - “кышкы” вакытка күчкән иделәр. Алга таба яз һәм көз көннәрендә сәгать күчеше булмаячак.

Русия президенты Дмирий Медведев “кышкы” вакытка күчү булмаячак дип белдерде.

Медведев сүзләренчә, сәгать алыштыру стрессларга һәм төрле авыруларга сәбәп булган.

Шулай да, көзен 2011 елның 30 октябрендә төнге сәгать икедә Приморье өлкәсендә һәм Саха (Якутия) республикасында сәгатьләр күчереләчәк. Аларга җиденче бүлгегә – Мәскәүдән алты сәгать алга күчәргә тәкъдим ителгән. Иркутски өлкәсе дә бишенче бүлгегә кичәргә тиеш. Мәскәүдән аерма дүрт сәгать булачак.

Башкортстан Екатеринбур бүлгесенә караячак. Мәскәү белән чагыштырганда ике сәгатькә аерма булачак. Татарстан Мәскәү бүлгесендә кала.
XS
SM
MD
LG