Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан аенда да “кыргыйлыклар” кылына


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны җәйге чорда, бигрәк тә август аенда җенси характердагы җинаятьләрнең күп булуын әйтә. Хатын-кызларны мәсхәрәләү очраклары артканнан-арта икән.


Газетаның “Ахырзаман галәмәтләре” рубрикасында ниләр турында гына язмыйлар, 1 сентябрь санында балаларны һәм хатын-кызларны мәсхәрәләү очраклары турында әйтелә.

“Кыргыйлык” исеме астына урнаштырылган язманың башы ук, “Түбән Камада яшәүче 23 һәм 50 яшьләрендәге ир-ат кылган гамәлләрне башкача атап булмастыр”, дип башлана. Сүз 6 һәм 16 яшьлек балаларны мәсхәрәләү турында бара.

Ул гаиләнең барысы да диярлек эчәргә ярата торган була, кыргыйлык эшләнгән көн дә шайтан суыннан башка үтми. Нәтиҗәдә кияү тиешле адәм 6 яшьлек энесен нишләткәнен күз алдына китерү куркыныч.

“Көчләнгән малайның 43 яшьлек әнисеннән педофил кияүгә карата фикерләрен сорашырга базмадык. Август аенда бу бәхетсез анага тагын шундый кайгы килә”, дип дәвам итә сүзен Наил Вахитов.

Автор белдергәнчә, әлеге очракта да “кыргыйлык” эшләүче шактый эчеп 16 яшьлек авыру кызны мәсхәрәли. Бу эш-гамәл күпләрне шок хәлендә калдыра.

“Ике гөнаһсыз баланың тән һәм җан яралары өчен гадел хөкем органнары нинди җәза бирер?” дигән сорау әлегә җавапсыз кала.

“Куаклыкта хәтәр бар” исеме астында Наил Вахитов үтеп баручы җәйдә Татарстанда хатын-кызларны мәсхәрәләү очраклары ешаю хакында әйтә. Бигрәк тә август күпләр өчен шомлы ай булып истә кала.

“14 августка каршы төндә Мамадыш районындагы асфальт-бетон заводы сакчысы янына канга баткан, кием-салымы ертылып беткән хатын-кыз килеп егыла”, дип башлана чираттагы күңелсез хәлне тасвирлау.

35 яшьлек ханым Чаллыга Башкортстаннан килгән була, шәһәрдә якташларын очрата. Җор телле егетләр аңа табигатькә чыгып ял итәргә тәкъдим итәләр, ни кызганыч, бу тарихның да азагы матур булып чыкмый.

“Ир-атлар барысы да гаепләрен өлешчә генә таный. Аңлашыла ки, пычак белән ясалган җәрәхәтләрне берничек тә кире кагып булмый”, ди Вахитов. Әлеге эш Алабуга районара бүлегендә тикшерелсә, шул ук җирлектә тагын бер җенси җинаять кылына.

36 яшьлек Рафик исемле адәм 26 яшьлек Чаллы кызын утлы корал белән куркытып, мәкерле ниятен тормышка ашыра. Ул кеше дә гаебен танымый ди, автор.

Наил әфәнде Казан читендә булган күңелсез вакыйганы да искә төшереп китә. Бу очракка нисбәтән пәрәвездә, 17 яшьлек студент кызны 40 яшьлек татар көчләгән дигән сүзләр йөри. Ләкин “Безнең гәҗит”тә Наил Вахитов тикшерү органнары ул кешенең кем икәнлеген әйтергә ашыкмый әле, ди.

Әлеге язмалардан тыш та газетта игътибарга лаек мәгълүмат шактый. “Бәхетле илдә яшисем килә!” мәкаләсендә Илфат Фәйзрахманов Русия мәгълүмат чараларына гаҗәпләнеп, кулына каләм алып, үз фикерләрен җиткерергә ашыга.

Соңгы санда “Безнең гәҗит” байлар һәм ярлылар, төрле юллар белән акча эшләүнең рухи ягына аерым игътибар бирә. Шулай ук ил-көн яңалыкларын да укучыларга җиткерә.
XS
SM
MD
LG