Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров Русиядә түрәләр санын ике тапкыр киметергә чакырды


Mәскәү – “Правое дело” фиркасе җитәкчесе Михаил Прохоров Русиядә түрәләр санын ике тапкыр киметергә һәм депутатларның кагылгысызлыгын гамәлдән чыгарырга чакырды.

Mәскәүдә үткән матбугат очрашуында ул хакимияткә килгән очракта, аның хөкүмәтенә керәчәк кайбер кешеләрнең исемнәрен атады.

Мисал өчен, Прохоров премьер-министр булган хәлдә мәгълүмат чаралары министры вазифасын журналист Александр Любимовка тәкъдим итәргә җыена.

Декабрь аенда үтәчәк Дума сайлауда партиянең исемлеге турындагы сорауга җавап биреп, Прохоров бу исемлек әлегә әзер түгел диде.

Үзе ул ике сайлауда катнашырга җыена – Думага һәм Красноярски краеның дәүләт җыелышын сайлауда.
XS
SM
MD
LG