Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубинда яңа президент


Дмитрий Самаренкин
Дмитрий Самаренкин

"Рубин" футбол такымы яңа президентлы булды. 2005 елдан бирле бу вазифаны башкарган Александр Гусев урынына Казан май комбинаты җитәкчесе Дмитрий Самаренкин билгеләнде.


Футболда Европа лигасы менә-менә башланам дип торганда, уйламаганда гына "Рубин"ның җитәкчесе алмашынып куйды. Дөрес, бу үзгәреш республика җитәкчелеге өчен көтелмәгән дип әйтеп булмый. Тик башкаланың футбол такымы җанатарлары өчен бу кызыклы яңалык буларак яңгырады. Күпләр хәзердән үк "Рубин"ның яңа җитәкчесе белән яңа үрләр яулый башлавына өмет итә.

Кем ул Дмитрий Анатольевич Самаренкин?

"Рубин"ның элекке президенты белән чагыштырганда, яңасы әле чагыштырмача яшь. 42 яшьлек Самаренкин моңа карамастан, инде үз исемен эшкуарлык дөньясына ишеттерергә өлгергән. Ул Казан май комбинаты директорлар шурасы башлыгы булу белән бергә, “Нәфис-Косметикс”ның да төп җитәкчеләренең берсе булып тора.

Самаренкин эшкуарлык дөньясындагы эшчәнлеге белән, сәясәт һәм спорт өлкәләрендә дә танылып килә.

Русия президенты Медведев белән берүк исемгә ия "Рубин"ның яңа президенты Татарстан Дәүләт шурасы депутаты һәм 2007 елдан бирле “Динамо-Казан” туплы хоккей клубының җитәкчесе булып эшләде. Яңа вазифасына исә ул, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдиме белән билгеләнде.

"Рубин"ның элекке президенты Александр Гусевка килгәндә, ул барыбер футбол дөньясыннан аерылмаячак. Хәзерге вакытта Татарстан парламенты рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Гусев "Рубин"ның багучылар шурасы рәисенең дә урынбасары вазифасында калачак. Моның белән беррәттән ул Татарстан футбол федерациясе рәисе эшен дә дәвам иттерәчәк.

"Рубин" җитәкчелегендәге бу үзгәрешләргә ниләр сәбәпче булды соң? Белгечләр моңа, сәясәт һәм спортның тәэсире бар дип күрсәтә.

Узган айларда "Бердәм Русия" сәяси партиясе уздырган праймеризларда Александр Гусев беркем дә көтмәгән 3нче урынны алуга ирешкән иде. Бу хәл исә, сәясәтчеләр арасында Гусевның Русия Дәүләт думасына Татарстан депутаты буларак сайланачагына бер дәлил буларак кабул ителә.

Ә инде икенче сәбәпкә килгәндә, "Рубин"ның быелгы чемпионнар лигасы төркем матчларына уза алмавы һәм такымның трансфер сәясәтендә уңышсызлыкка очравын да күрсәтергә буладыр. Әмма спорт белгечләре футбол кырында җитәкчеләрнең түгел, ә футболчыларның туп тибүен ассызыклый.

“Үзебезнекеләр кайчан уйнар?”

Футбол белгече Атлас Гафиятов, моннан ары "Рубин"ның уңышы күбрәк яңа уенчыларыннан торачак, ди.

"Клубның президентлары – акча табучылар гына. Безнең такымга беренче чиратта яхшы һөҗүмче җитми. Менә озакламый яңа 5 футболчы чыгыш ясый башлаячак. Әйтик, Парагвайдан Вальдес килде, Алексей һәм Роман Еременколар озакламый кушылачак. Нигериядән Майкл Тукура һәм Воронеждан 19 яшьлек Георгий Чилибадзе "Рубин"да уйный башлаячак. Менә болар "Рубин"ның уенын яхшыртыр, дип уйлыйм мин", ди ул.

"Клубның президенты, генераль директорының алмашынуы – гадәти хәл, була торган процесс. Һәрбер үзгәрештән яхшы әйбер генә көтәргә өйрәнгән бит инде без. Яңа себерке яңача себерер инде. Тик менә футболчылар арасында гына үзебезнекеләр юк. Үзебезнекеләр булса, тагын да яхшырак булыр иде", ди Атлас Гафиятов.

Шуны да әйтергә кирәк, Александр Гусев "Рубин" президенты вазифасына 2005 елда Казан мэры Камил Исхаковның бу вазифасыннан китүеннән соң билгеләнгән иде.

Яңа җитәкче белән Казан спортчылары 2008 һәм 2009 елларда Русия чемпионнары исемен һәм 2010 елда Русия Суперкубогын алып, шул ук елны Русия чемпионатында бронза медаль алуга ирешкәннәр иде.

Моның белән бергә "Рубин" 2009 елда беренче тапкыр Чемпионнар лигасында чыгыш ясап, атаклы “Барселона” такымын Испаниядә җиңеп, футбол дөньясын шаккатырган иде.

"Рубин" яңа җитәкче белән моңарчы ирешкән уңышларына алдагы елларда да ирешә алырмы икән? Ни әйтсәң дә, Русия футболчы һәм тренерлары берлеге мәгълүматларына караганда, Казан такымының 2011 елгы бюджеты 60 миллион еврога якынлаша бит.
XS
SM
MD
LG