Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркиядә машиналар тикшерә


Рөстәм Миңнеханов Ford Transit машинасын сыный
Рөстәм Миңнеханов Ford Transit машинасын сыный

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбедә бер көнлек сәфәр белән Төркиягә килде. Казан кирмәне хәбәренә караганда, аның шушы сәфәре фәкать сәүдә максатларыннан чыгып ясала, Миңнехановның Төркия рәсмиләре белән очрашуы каралмаган.

Көннең беренче яртысында Татарстан президенты Коҗаэли вилаятендәге “Ford Otosan” ширкәтендә булды, аның җитәкчеләре белән очрашты. Анда Ford маркасының микробуслары һәм йөк машиналары чыгарыла, шулай ук моторлар да җитештерелә.

Мәгълүм ки, Татарстан җитәкчелеге Алабугадагы ирекле икътисади бүлгедә дә Ford машиналарын җыюны алга сөрә. 2011 ел февралендә Ford ширкәте Русиядә үз машиналарын Sollers ширкәте белән бергәләшеп чыгару турындагы беркетмәгә кул куйган иде.

Җитештерү мәйданнарының берсе Чаллыда һәм Алабугада урнашачак дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов фаразлавынча, Татарстанда елына 350 мең машина җитештереләчәк.

"Бу эштә Татарстан төрекләр тәҗрибәсен кулланырга, аны өйрәнергә тели", дип белдерде Азатлыкка Татарстанның тышкы эшләр департаменты башлыгы, президентның халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.

Моңардан тыш, Миңнехановның Төркиядә яшәүче татарлар белән очрашуы да каралган. "Бу инде президентның традициясенә әйләнде, чит илләргә барган саен Миңнеханов андагы татар мәхәлләсе әгъзалары белән күрешеп сөйләшә", дип белдерде Мөфлиханов. Ул үзе әле генә Австралиядә булып, андагы Аделаида шәһәрендә татар җәмгыяте әгъзалары белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG