Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге татар мәктәбе хәләл ризыкка өметләнә


Мәскәүдәге татар мәктәбенең беренче сыйныф укучылары
Мәскәүдәге татар мәктәбенең беренче сыйныф укучылары

Мәскәү мәгариф департаменты быелгы уку елыннан мәктәп укучыларын яңача ризыкландыруга күчергән. Ризыклар белән “Конкорд” дип аталган Петербург ширкәте тәэмин итәчәк. Мәскәүнең татар мәктәбендә бу ризыклардан канәгать түгелләр.


“Конкорд”ка каршы Петербур мәктәпләрендә узган язда бер җәнҗал булып алган. Анда әти-әниләр ширкәтнең мәктәпләргә бирелә торган ризыкларыннан ризасызлык белдергән. Хәзер әлеге ширкәт Мәскәү мәктәпләренә үтеп керә башлаган. Шул исәптән, Мәскәүнең 1186 санлы татар мәктәбендә дә “Конкорд” ризыклары.

Хәзер инде әле генә пешерелгән токмачлы ашлар мәктәптә юк. Барлык ризыклар да туңдырылып пластик савытларда китерелеп, суыткычларга тутырыла. Төшке аш вакытында аны балаларга җылытып бирәләр. Әлбәттә, әти-әниләр дә, мәктәп җитәкчеләре дә бу гамәлләргә каршы. Ләкин үзлегеннән алар бернәрсә дә эшли алмыйлар. Бу эшләр югары даирәдә утыручы түрәләр карары нигезендә эшләнә.

Туңдырылган котлетлар
Мәктәп мөдире Лемма Гирфанова: “Без мәктәптә һәрвакыт хәләл ризыклар гына пешерә торган идек. Хәзер инде бу хәлдән чыгу юлларын эзлибез. Без Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә дә мөрәҗәгать иттек. Ул үзенең ярдәменнән ташламаска вәгъдә итте. Шуңа өметләнеп яшибез. Әлегә балаларга шул “Конкорд” ширкәтенең суыткычта катырылган макарон, аш , котлетларын бирергә мәҗбүрбез”, диде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Русиянең медицина фәннәре академиясе каршындагы туклану фәнни тикшерү институты да балаларга мондый ризыклар ашатуга хуплау белдермәгән. “Чөнки ул ризыкларның балаларга ашарга ярау-ярамау хакында тикшерүләр дә юк, ул ризыкларны куллану нинди нәтиҗәләргә китерүе дә билгесез”, ди ул институт белгече, бу хактагы интернет сәхифәләренең берсендә.

Мәктәптә быел ашау гына түгел, укытучыларга түләү дә яңача. Акчалар мәктәпкә укучылар санына карап биреләчәк. Менә хәзер инде мәктәп җитәкчелеге өстәмә дәресләр, түгәрәкләр өчен акча юнәтү мәшәкатьләре белән яши.

Ашлар пластик чиләк белән китерелә
“Татар теленә атнага өч сәгать бирелә. Шуның ике сәгатен дәрес буларак калдырабыз, бер сәгатен татар телле түгәрәкләргә бирәбез”, ди Лемма Гирфанова. Шулай ук элеккечә татарча җыр өйрәнү, бию түгәрәкләре дә эшләячәк.

Мәктәп каршында эшләп килгән якшәмбе мәктәбен гамәлдә калдырыр өчен дә көрәшергә туры киләчәк икән әле. “Бу хакта Татарстан мәгариф министры, Мәскәү милли мәдәни мохтарияте рәисе исемнәреннән хатлар киткән булса да, берәр төрле карар турында хәбәрләр юк” ди Лемма ханым.

Татар мәктәбе татар президентын көтә

Быел 1186 санлы мәктәптә барлыгы 370 бала укый. Шуларның 55 %ты татар балалары. “Татар телен татарлар гына түгел, башка милләт балалары да кызыксыну белән өйрәнә”, ди Лемма Гирфанова. Без аның белән беренче сыйныфта укучылар янына кереп: “Кайсыгыз татар?” дип сорадык. Татар балалары кулларын күтәрделәр. Чынлап та, татар балалары сыйныфның яртысында гына. “Татар телен беләсезме?” дигәч тә күпләре кул күтәрде. Бу ике беренче сыйныфны 1186 санлы мәктәптә укыганнан соң педагогия институтын тәмамлап, яңадан мәктәпкә инде укытучы буларак килгән Алинә Сәхипгәрәева белән Эльмира Сетдикова укыта.

“Без быел да укучыларыбыз белән горурланабыз. Чыгарылыш сыйныфтан барысы да дип әйтерлек Мәскәүнең иң яхшы югары уку йортларына керделәр”, ди мәктәп мөдире.

“Ул шулай ук быел ноябрь аенда мәктәптә зур вакыйга булырга тора. Без зур кунак – Татарстан президентын көтәбез. Мәскәү түрәләре алдында бу хәл безнең абруйны күтәрәчәк. Алар да безнең ташландык татар түгел икәнлегебезне күрсеннәр әле. Хәзер инде балаларны Татарстан президенты алдында оятка калмаслык итеп татар телен ныклап үзләштерергә чакырабыз да, тырышабыз да”, диде Лемма Гирфанова.
Мәскәүнең 1186 санлы татар мәктәбе
XS
SM
MD
LG