Илфат Фәйзрахмановның “Мөхәррир сүзе” бу юлы оптимизация күренешенә багышланган.
Русия һәм русиялеләр яки "Чабаталы бартер"
“Бүген бездә ике төрле тормыш кайный – берсе телевизорда һәм газеталарда. Икенчесе – реаль тормыш. Анысы башка. Әнә көн саен шалтыраталар: нишлик, балабызны нишләтик, мәктәбебезне ябалар…
Уен эшмени, берьюлы 200гә якын мәктәп бит… Кичә бар иде, бүген юк. Тагын бераздан, кайчандыр гөрләп торган мәктәпләр, ишекләре каерылган, тәрәзәләре ватылган ташландык хәлдә, безнең бүгенге реформаторларыбызга һәйкәл булып “балкырлар”, ди Илфат әфәнде.
Ул Русиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында да баш вата. Агитация машинасының акчага табынучыларны арттыруын әйтә. Мөхәррир Русиялеләргә чит ил кешесе күзлегеннән дә карап ала. Тик күңелгә ятышлы әйбер генә күрә алмый.
“Русия туристларына сәерсенеп, өркеп карыйлар. Русия туристы гына кунакханәдәге бер тапкыр киелә торган башмакларны истәлеккә дип, чемоданына тыгып куя, бары ул гына поездда сувенирга дип стаканны урлый, һәм бирелгән кечкенә сабынны өенә алып кайта…”, ди Фәйзрахманов “Чабаталы бартер” язмасында.
Татар кешеләре йорт бүлешә алмый
"Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә" ди халык мәкале. “Безнең гәҗит”нең 7 сентябрь санын кулга алгач, татар районында шундый хәл булырга мөмкинме, дип уйлап куясың. Ана кеше үз улын һәм аның гаиләсен урамга куып чыгармакчы.
“Сезгә бары бер үтенеч: безгә килеп, бар тормышыбызны, бездәге мәхшәрне үз күзегез белән күреп китсәгез иде”, дип яза Балтач районыннан Фәридә ханым. Эльвира Фатыйхова вакыйга булган урынга барып, тикшерү үткәрә.
“Хатта язылганнар “мәхшәрнең” яртысы да түгел икән, сериаллар ял итә болар янында”, ди автор.
“Ана! Балаңны тынычлыкта калдыр!” язмасында Фәридә ханым – өйдән куып чыгарырга теләүче ана улының тормыш иптәше. Әни кеше баласын кечкенәдән ташлап китә. Алмазны әбисе үстерә. Әнисе башка йортта торса да, улы үскән йортны үзенә алырга тели. Балтачта яшәүче Алмаз һәм аның тормыш иптәше Фәридәгә йорт-җирсез калу куркынычы яный.
“Икенче берәү, яшьлектәге гөнаһларын юар өчен, баласына картлыкта булса да, ярдәм кулы сузар иде, мөгаен. Тик бу ана бүген җитеш тормышта яшәп тә, баласын туган нигезеннән мәхрүм итү өчен, “сугыш” алып бара”, ди Эльвира.
Ул да әни кешенең эш-хәрәкәтләрен аңлап бетерми. Аңа намазга басарга, Алмаз улының тормышына зыян салудан туктарга киңәш итә. Бу вакыйганы журналист төрле яклап өйрәнгән, шактый саллы язма килеп чыккан.
Мәскәүдәге татар мәчетен кем сакларга тиеш?
Айзат Шәймәрдәнов исә, Мәскәүдәге татар мәчетенең язмышын ныклап өйрәнү өчен Русия башкаласына юл тота. Ул Җәмигъ мәчете тирәсендәге вазгыятьне төрле чыганаклар аша өйрәнә, нәтиҗәдә “Татар мәчете кемгә комачаулый?” дигән мәкалә яза. Монда төп герой – Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил әфәнде.
“Инде мәсьәләгә ачыклык керә башлаганнан бирле, татар җәмәгатьчелеге, кай тарафтан гына булмасын, Равил Гайнетдиннең бу гамәлләренә катгый тискәре фикер белдерде. Әмма милләттәшләренең сүзләре Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең сул колагыннан кереп, уң колагыннан чыккан, күрәсең. Ул Мәскәүнең тарихи Җәмигъ мәчетен мыскыллап: «Ул бернинди мәдәни мираска ия түгел», - диде”, дип яза Айзат.
Әлеге язмада Мәскәү мөфтие Әлбир Кргановның эше югары бәяләнә, 15 ел эчендә эшләнмәгәнне бер ел эшендә булдырды, ди белгечләр. Элегрәк гает намазы трамвай юлларында укылса, быел махсус урын билгеләнә, “Сокольники” паркы да мәчет ролен үти.
Җәмигъ мәчете язмышы буенча Казан да үз сүзен тиздән әйтер дип көтәләр. “Безнең гәҗит” журналисты Айзат Шәймәрдәнов белдергәнчә, бу атнада мөселман кино фестивалендә Равил Гайнетдин белән Рөстәм Миңнехановның очрашулары булырга тиеш икән.