Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Ярославльдә үтүче дөньякүләм сәяси форумда чыгыш ясады


Русия президенты Дмитрий Медведев Ярославльдә үтүче дөньякүләм сәяси форумда чыгыш ясап, илләр, иң беренче чиратта, фәкыйрьлек белән көрәшергә тиеш дип белдерде.

Ул шулай ук Русиядә кеше хокуклары һәм сүз иреген чикләүгә юл куярга ярамый дип әйтте.

Ике көнлек дөньякүләм сәяси форум чәршәмбе ачылган иде. Анда Русиянең сәяси фирка вәкилләре, төбәкләр башлыклары һәм 30-дан артык илдән сәясәтчеләр, сәясәт белгечләре катнаша.
XS
SM
MD
LG