Ярославльнең “Арена-2000” боз сараенда Як-42 очкычы казасында үлгәннәр рухына матәм чарасы узачак. Бу хакта Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруков белдерде. Бүгенән Ярославльдә өч көнлек матәм игълан ителгән.
Очкыч казасында 43 кеше, шул исәптән, Ярославльнең “Локомотив” хоккей такымының 37 уенчысы һәм тренерлары да һәлак булды. Ике кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Як-42 7 сентябрь көнне “Туношна” һава аланыннан күтәрелеп киткәндә казага юлыкты. Очкычта барлыгы 45 кеше булган.