Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммуналь хезмәтләргә бурыч 3 миллиардка җиткән


Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә булган бурыч 3 миллиард сумга җиткән. Бу хакта Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда уздырган киңәшмәдә әйтелде. Сөйләшүдә, бурычлардан кала, торак-коммуналь хезмәтләрендә урлашулар турында да сүзләр булды.


Премьер-министр рәислегендә узган киңәшмә Татарстан торак-коммуналь хуҗалыкларын реформалаштыру исеме астында узды. Шушындый ук җыелыш 9 сентябрь көнне иртәнге якта нефтьчеләр төбәгендә – Лениногорск шәһәрендә узган.

Төш алдыннан Кама төбәгендәге 8 район, шәһәр башлыклары, коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре Чаллыга җыелды. Киңәшмә реформалар исеме астында барса да, анда төп сөйләшү коммуналь хезмәтләрнең идарә компанияләрендәге урлашулар, халыкның җылылык, су, электр энергиясе өчен бурычлары хакында барды.

Халык түләми

Биредә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләре министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов чыгышы да булды. Аның әйтүенчә, Татарстан халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары соңгы берничә ел эчендә 3 миллиард сумга җиткән.

Коммуналь хезмәтләр өчен озак еллар түләмәүчеләр күп булуын искәртте ул. Әлки, Чүпрәле, Саба районнарында коммуналь хезмәт 100%ка түләнеп барса, Мамадыш, Минзәләдә бу күрсәткеч – 92,93%.

Министр урынбасары коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаның җылылык, су, энергия бирүче оешмаларга шундук күчүен таләп итте. Чөнки бу акчалар кайвакыт билгесез урында тукталып кала икән.

Коммуналчылар да урлаша

Татарстан премьеры Илдар Халиков үзенең сүз башында мондый мисал китерде. “Мин бер район Сабан туенда булган чакта мондый реклам күрдем: “Сабан туеның иганәчесе – Бердәм хисаплау үзәге” (Коммуналь хезмәтләр өчен акча шушы оешмага күчерелә. Г.Г.)

Үзенең фикерен дәвам итеп, премьер-министр болай диде: “Коммуналь хезмәтләр тарафыннан акчалар урлана. Хәтта кайбер идарә компанияләре Татарстанда, Русиядә түгел – чит илләрдә теркәлү узган. Акчалар безнең банклар аша йөрми.

Кайбер коммуналь хезмәтләр ике чакрым җиргә торба салса, аны биш чакрым итеп күрсәтә. Торак-коммуналь хезмәтләрендә эшләүчеләр саны, аларның хезмәт хаклары чынбарлыкка туры килмәү очраклары күп. Шуңа күрә, коммуналчылар кулында булган түләү акчаларының хәрәкәте үтә-күренмәле булырга тиеш.”

Энергия урлаучыларны утыртырга

Премьерның шушы сүзләреннән соң киңәшмәнең сорау-җавап өлеше башланды. Менделеев районы хәкиме Таһир Рәхмәтуллин, мәсәлән, кайбер кешеләрнең электр хисаплагычларын магнит куеп туктатуын, моңа каршы чара күреп булмавын әйтте.

"Андыйларны төрмәгә утыртыгыз. Ашлык, ягулык һәм башка нәрсәләрне урлаучыларны утырталар бит. Хокукый нигездә шулай булырга тиеш”, диде Илдар Халиков.

Киңәшмәдән соң без кайбер җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек.

Васыйл Хаҗиев
“Бурычлар тәртип булмаудан килә. Түли алмаган гаиләләр өчен субсидия каралган. Аны кеше үзе рәсмиләштермәсә, хөкүмәт китереп бирми. Идарә компанияләрендә дә җитешсезлекләр күп. Тарифларны яңадан карап чыгарбыз, артык җыелган акчаларны да.

Акча түли алмаган һәр гаиләне аерым игътибарга алу зарур. Ни өчен түли алмый? Бурычы булганнарны энергиядән өзү хокукыбыз бар. Акчасы булган бурычлыларның милкен кулга алу җае да каралган.

Без ай саен анализ ясыйбыз. Пенсионерлар күбесе вакытында түли. Алар тәртипле. Акчалары булып та түләмәүче яшьләрне тәртипкә чакырырга мәҗбүр булачакбыз”, дигән фикердә тора Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Раузил Хаҗиев.

Тукай районында коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме 98% чамасы. Биредә дә пенсионерлар, укытучылар түләүне кичектерми.

“Райондагы 89 авылның һәрберсенә коммуналь оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтелә. Һәр метр торбаның, скважинаның хуҗасы бар. Хезмәт күрсәтелә, димәк түләргә кирәк.

Раузил Хаҗиев
Су кирәк, ут кирәк. Халык аны аңлый. Укытучылар, пенсионерлар хезмәт өчен вакытында түли. Кайбер баераклары түләргә ашыкмый”, диде Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев.

Булып узган киңәшмәгә кире кайтыйк. Киңәшмәне Илдар Халиков мондый сүзләр белән тәмамлады: “Торак-коммуналь хезмәтләре җитәкчеләренең урлашу гамәлләре Татарстан халкының гайрәтен чигермәсен иде.”
XS
SM
MD
LG