Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярославльдә Локомотив хоккейчылары белән хушлашырга йөз мең кеше җыелды



Ярославльдә очкыч казасында һәлак булган Локомотив хоккей такымы уенчылары белән хушлашу җыенына, Арена-2000 спорт үзәге янына йөз меңләп кеше килде.

Кеше бик күп булу сәбәпле матәм чарасын озайтырга туры килде. Матәм җыенында Русия премьер-министры Владимир Путин, Русиянең ЦСКА, Спартак, Торпедо, Авангард такымы уенчылары, чит ил хоккейчылары да катнашты.

7 сентябрьдә Русиянең иң көчле хоккей такымнарыннан берсе саналган Локомотивның төп төркеме Яровславль өлкәсендә Як-42 очкычы казасында һәлак булды.

Очкычта булган 45 кеше арасыннан бары ике кеше – хоккейчы Александр Галимов һәм очкыч хезмәткәре Александр Сизов кына исән калган. Әмма алар бик авыр хәлдә.
XS
SM
MD
LG