Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кэмерон белән Литвиненко эше турында сөйләшергә әзер


Русия җитәкчелеге Британия премьер-министры Дэвид Кэмеронның Русия сәфәре барышында Литвиненко эше турында сөйләшергә әзер.

Бүген бу турыда журналистларга президент ярдәмчесе Сергей Приходько белдерде. Шулай да ул бу теманың сөйләшүләрдә төп темалардан булмаячагын әйтте.

Приходько әйтүенчә, Кэмеронның сәфәре прагматик булачак һәм үзара мөнәсәбәтләрдә зур үзгәрешләр көтәргә кирәкми.

Кэмерон Мәскәүгә бүген килә. Аның президент Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән очрашулары дүшәмбегә билгеләнгән.

2006 елда Лондонда элекке ФСБ офицеры Александр Литвиненко агулап үтерелү сәбәпле үзара мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп киткәннән бирле Русигә Британия премьерының килгәне булмады. Ул чакта Британия прокуратурасы бу үтерү өчен Русия махсус хезмәтләренең элекке хезмәткәре Андрей Луговойны гаепләде. Русия Луговойны Британиягә бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG