Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Бикмуллин фестивале яңа йолдызлар барлый


Фестиваль сәхнәсендә Илназ Сафиуллин
Фестиваль сәхнәсендә Илназ Сафиуллин

Бу көннәрдә Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшь иҗатчылар фестивале үзенең ун еллыгын үткәрде. Филармония концертлар залына мәктәп балалары, студентлар, “Сәләт” хәрәкәтенең якын дуслары, Рөстәм Бикмуллинның туганнары килгән иде.


“Сәләт” төрле яшьтәге яшьләрне берләштереп, талантларны барлаучы хәрәкәт буларак инде күптәннән билгеле. Бүгенге көндә яшь шагыйрьләр, эстрада җырчыларының кайберләре үз юлларын нәкъ "Сәләт"тән башлаган. “Сәләт”нең күпсанлы проектлары кысаларында һәр елны төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе – Рөстәм Бикмуллин фестивале.

Фестиваль үз юлын 2001 елда башлый. Фестивальнең исеме "Сәләт"нең якын дусты, үз вакытында Казанның синтетик каучук заводы җитәкчесе булган Рөстәм Бикмуллинга багышланган.

Рөстәм Бикмуллин “Сәләт” чараларына финанс яктан ярдәм итеп, балаларга зур булышлык күрсәткән, алар белән аралашырга яраткан, гомумән, “Сәләт”нең иң якын дусларының берсе булган.

Кызганычка каршы, Рөстәм Бикмуллин фаҗигале төстә һәлак була. Рөстәм әфәнденең истәлеге итеп ел саен “Сәләт”тә аның исемендә яшь иҗатчылар фестивале үткәрелә.

Әлегә кадәр фестиваль "Сәләт"нең тыйнак кына биналарында, урман эчендә узса, үзенең 10 еллыгын ул Казанның Филармония концертлар залында үткәрде.

Әлеге бина Рөстәм Бикмуллинга да ят булмаган икән. Элек ул Казанның Синтетик каучук заводының мәдәният йорты булган, Рөстәм Бикмуллин үзе дә биредә чыгыш ясаган.

Шушы 10 ел дәверендә фестиваль төрле юнәлешләрдә талантлар барлаган. Зур сәхнәгә яңа җырчылар, халыкка яңа шагыйрьләр, театр артистлары биргән.

"Фестивальдә гаилә атмосферасы"

Башка фестивальләрдән аермалы буларак, Бикмуллин фестивалендә җылы гаилә атмосферасы, дип сөйләде “Сәләт” проектларының җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

Төрле елларда Бикмуллин фестивале Илназ Сафиуллин, Асылъяр, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, Диләрә Вахитова кебек җырчылар, Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гобәйдуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәлахов кебек яшь шагыйрьләрне сәхнәгә чыгарды.

Бу елгы X Бикмуллин фестиваленең гран-при иясе итеп Алмаз Юнысов билгеләнде. Ул биредә Габдулла Тукай сүзләренә, татар халык көенә язылган “Зиләйлүк” җырын башкарды. Фестивальгә сәхнә йолдызлары да килгән иде. Илназ Сафиуллин да фестивальгә бүләк ясап, чыгыш ясады.

Бикмуллин фестивале барлыкка килгәннән бирле яшь талантларны билгеле шәхесләр бәяли: Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Рафик Таҗетдинов, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, “Гармония” психологик үзәгенең җитәкчесе Венера Сөләйманова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы Нур Алиев, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, композитор Риф Гатауллин, галим Фаяз Хуҗин.

Фестивальнең юбилее булгач, кайбер жюри әгъзалары бүләк ясап, үзләре дә чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова да тамашачыларга җыр башкарды.

Жюри әгъзалары яшь талантларны төрле юнәлешләрдә билгеләде. Алар арасында иң яхшы автор-башкаручы, иң яхшы төркем, эстрада җырын башкаручы, татар халык җырын башкаручы, иң яхшы шагыйрь, бард-башкаручылары. Җиңүчеләр арасында исә татар, рус милләтеннән булган яшьләр дә бар иде.
XS
SM
MD
LG