Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция татарлары Кәлимуллин әсәрләрен тыңлады


Концертка килгән Швеция татарларының бер өлеше. Сулда Түркәр Соуккан.
Концертка килгән Швеция татарларының бер өлеше. Сулда Түркәр Соуккан.

Швеция татарлары Стокһольмда Патша сараеның дәүләт концертлар залында Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен тыңлады.

Дүшәмбе көнне Казаннан килгән композитор, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин үзенең берничә әсәрен Швеция тамашачыларына тәкъдим итте. Башка мәшһүр композиторлар әсәрләре белән беррәттән яңгыраган шушы көйләрне тыңларга ул концертка Стокһольмда яшәүче милләттәшебез Түркәр Соуккан да барган һәм әлеге чара турында ул Азатлык радиосына да сөйләде.

Бу концерт нәрсә уңаеннан оештырылган иде?

– Бу бер нәрсә уңаеннан да махсус оештырылмаган, гади концерт иде. «Патша сараенда музыка» исемле бер програм бар. Шул програм нигезендә әлеге сарайда концертлар җәй буе бара. Бу концертның беренче өлешендә Моцарт белән Бахның һәм берничә урыс композиторының әсәрләре башкарылды, икенче өлештә Рәшит Кәлимуллинның өч әсәре башкарылды.

Нинди әсәрләр иде ул?

– “Кларнет һәм камера оркестры өчен концерт», «Һаваи – урман авазлары» исемле һәм өченчесе «Камера оркестры белән гитара өчен концерт” әсәрләре иде.

Концерт залына бер йөзләп кеше җыелган иде. 20-ләп татар да җыелды, чөнки Рәшит безне, татарларны кунак итеп чакырган иде һәм андагы мөдир безне концертка бушлай кертте, Рәшит чакыргач.

Моцарт һәм Бахка гадәттәгечә кул чабулар инде аңлашыла. Ләкин шуңа исем китте, күпчелек татарлар булмаса да, Рәшит Кәлимуллинның һәр әсәреннән соң аякка торып басып “браво” кычкырулар, бик каты алкышлаулар күп булды. Бигрәк тә шул өченче әсәреннән соң. Концертның Рәшит Кәлимуллин өлешләрен бик яраттылар.

Үз фикеремне әйтсәм, бик мавыктыргыч иде өч әсәре дә. «Камера оркестры белән гитара өчен концерт” әсәре миңа бигрәк тә ошады. Анда бик романтик, матур өлешләре бар иде, гитара белән. Оркестр Лейпцигтан килгән иде, Лейпциг филармониясе оркестры иде. Дирижер - Русиядән Аркадий Берин иде. Концерт татарларга да бик ошады. Бер кыз Рәшиткә: “күзләремә яшьләр тулды тыңлаганда”, диде.

Рәшит Кәлимуллинның татарлар белән аерым очрашуы булмадымы?

– Шулай да мин аның белән күптәннән таныш булганга күрә аның белән очраштым. Ул тиздән Израильгә барачагын әйтте. Димәк, Иерусалимда да татар музыкасы яңгыраячак дип аңладым.
XS
SM
MD
LG