Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек президенттан проблемнарын хәл итүен көтә


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов икенче тапкыр Дәүләт шурасына Юлламасын тәкъдим итәчәк. Татарстан халкы әлеге юлламадан ни көтә? "Азатлык" хәбәрчесе үткәргән сораштыру әлеге мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертә.


Президент Миңнехановның Дәүләт шурасына юлламасы Татарстанның алдагы елларда үсеш юнәлешләрен, иң актуаль мәсьәләләрне билгеләүче программ документы булачак. Матбугатта аның эчтәлеге турында фикер алышулар, фаразлаулар башланып китте инде.

Әйтик, “Бизнес-онлайн” газеты үткәргән сораштыруга караганда, кайбер белгечләр Татарстан президентының коррупция белән көрәш, кече эшмәкәрлекне яклау, фермерчылыкны үстерү мәсьәләләрен күтәрүен көтә.

Тарихчы Рафаэль Хәкимов, сайлау алды вазгыятенең шактый буталчык булуын һәм президентның сәясәткә бик катышмавын истә тотканда, Миңнехановның фиркаләр тормышы, Татарстан позициясе кебек сәяси мәсьәләләрне куертмаячагын фаразлый.

“Гадел Русия” фиркасеннән Казан Думасы депутаты Илдус Янышев Татарстан президентының күп фиркале системаның үсешенә ярдәм итүен көтә. Коммунистлар вәкиле Хафиз Миргалимов Татарстанда җитештерүгә күбрәк игътибар бирелүен теләр иде.

“Азатлык” хәбәрчесе дә үзенең сораштыруын үткәрде. Казан урамында җавап бирүчеләр күбесенчә социаль мәсьәләләрнең күтәрелүен өмет итә.

Әйтик, 5нче курс студенты Владимир: “Югары белем алуны дәвам итү өчен кызыктыру чаралары күрелми”, дип зарланды. Диплом алганнан соң ни эшләргә белми ул. “Эш барын-бар, әмма хезмәт хакы канәгатьләндерми”, дип җавап бирде студент. Ул Рөстәм Миңнехановның шушы проблемнарны хәл итүен тели.

Урта яшьтәге Галия ханымны бигрәк тә, үзенең 7 мең сумлык эш хакының 4 меңен коммуналь хезмәтләргә биреп барырга мәҗбүр булуы борчый. “Җитмәсә, кайнар су урынына салкын су ага”, дип зарланды ул.

Шулай ук ул президенттан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакларын күтәрүен көтә. Уртача хезмәт хакының фәлән мең сумга артуы хакындагы хәбәрләргә Галия апа ышанмый, чөнки үзе бу үзгәрешне сизми.

Урта яшьтәге киоскер Гүзәл ханым бик аз хезмәт хакы алып яшәвен әйтте. "Бу акчага яшәү бик авыр", диде ул.

Бер оешмада каравылчы булып эшләүче пенсионер Зөбәрҗәт апаны берничә мөһим мәсьәлә борчый булып чыкты. Беренчедән, яшьләрнең эшкә урнаша алмавы, икенчедән, торак мәсьәләсе бик кискен тора, ди ул.

Өченчедән, ул президентның бик авыр шартларда яшәгән картларны кайгыртуы турында ишетергә өметләнә. “Әле яңа гына “Безнең гәҗит”тә бер хәрабәдә яшәүче мескен бер карчык белән бер карт турында елый-елый мәкалә укыдым, аларга ярдәм итсеннәр иде”, диде ул “Азатлык”ка.

Кайбер кешеләр җавап бирүдән баш тартты. Алар үз фикерләрен радиодан ачыктан-ачык белгертергә теләмәү, яки аның мәгънәсен күрмәү хакында сөйләде.
XS
SM
MD
LG