Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николя Саркози һәм Дэвид Кэмирон Либиягә килде


Николя Саркози (с) һәм Дэвид Кэмирон
Николя Саркози (с) һәм Дэвид Кэмирон
Франция президенты Николя Саркози һәм Британия хөкүмәте башлыгы Дэвид Кэмерон Либиягә килде. Алар анда Милли күчеш шурасы җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрә.

Ике лидер да гыйсьянчыларның Каддафи гаскәрләренә каршы сугышлары вакытында НАТО-ның хәрби корылмаларны һавадан утка тотуын яклады.

Саркози һәм Кэмерон моннан өч атна элек гыйсьянчылар кулына күчкән Триполида булганнан соң, әлегә кадәр Милли күчеш шурасы хакимияте урнашкан Бингазига юл ала.
XS
SM
MD
LG