Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Бездә халык – хакимият хезмәтчесе”


“Бездә хакимият халык хезмәтчесе түгел, халык – хакимият хезмәтчесе”, ди Илфат Фәйзрахманов “Безнең гәҗит”нең соңгы санында. Сәйдулла Кутушев исә тәмәке тартучылар турында уйлана.


Рус телле мәгълүмат чаралары сайлау алдыннан Владимир Путин белән Дмитрий Медведев арасындагы мөнәсәбәт салкыная бара дип язсалар, “Безнең гәҗит” соңгы санында Русия җитәкчеләренең артистлык сәләтенә игътибар итә.

“Шәп” кандидатлар

“Бүген Путин-Медведевнең үз араларында каршылык бардыр, дип әйтә алмыйм. Өстәрәк әйткәнемчә, аларның рәвешләрендә күбрәк артистлык уены чагыла сыман, ә менә илебездә хасил булган вертикаль власть даирәләрендә шыпырт каршылык яши”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Ләкин ул хакимият эчендәге каршылыклы фикерләр тәмәке тартканда, тар коридорлар эчендә генә кала, ә конкрет эш-гамәлләрдә чагылыш тапмый икән.

“Сайлаулар, сүз иреге ул – театр” дигән язмада президент булырга теләгән Иван Охлобыстин да телгә алына. “Интернеттагы рәсемнәренә караганда, "шәп" кандидат булачак ул”, ди Илфат әфәнде.

Автор белдергәнчә, бер төркем халык сайлауларның “театр” булуын аңлый, шуңа да ул эштә катнашмый. Русиядә эшмәкәр булуның әллә ни зур бәхет китермәвен дә әйтә ул.

“Чит илдә эшмәкәр булырга тырышсалар, ә бездә ул отышлы түгел. Иң яхшысы – чиновник булу. Түрә булсаң – бар нәрсәң җитеш. Чөнки бездә хакимият халык хезмәтчесе түгел, халык – хакимият хезмәтчесе”, ди Фәйзрахманов.

“Тәмәкече, ни хәл?”

Сәйдулла Кутушев исә тәмәке тартучылар өчен борчыла. Чөнки якын арада махсус канун кабул ителсә, төтен сулап яшәргә яратучы кешеләр теләгән урында көйрәтә алмаячаклар.

“Закон проектында тәмәкенең зыянын пропагандалау, балаларны әлеге яман гадәттән аралау хакында да, ялган тәмәке сатуны булдырмау турында да сүз бар. Кыскасы, шәп реформа. Инде үзгәрешне көтәсе генә кала. Тик әлеге дә баягы шигем эчне бора шул. Үтәлер микән бу закон?”, ди Кутушев. Шул рәвешле ул якты киләчәкнең хыялда калуын әйтә.

Сәйдулла әфәнде белдергәнчә, шәһәр шифаханәләренең берсендә тәмәке тарту тулысынча тыелуга карамастан, табибларның бүлмәләре төтенгә күмелә икән.

“Ә болай закон кабул итү, аны сатуны чикләү, заманындагы Горбачевның аракы реформасын гына хәтерләтә. Тәмәке тартучыны киметү түгел, тәмәкенең үзенә каршы көрәшү исе килә әлеге законнан”, ди автор.

“Ни өчен?”

Газетаның соңгы санында башка даими авторларның язмалары белән дә танышырга була. Наил Вахитов, мәсәлән, Казан метросының

кимчелекләре өчен борчыла.

“Эх, метрополитен! Гарьләнәм, нихәл итим?” дип автор җир астында күргәннәрен яза. “Тукай мәйданы” тукталышында сөйләп торучы диктор тавышлары аның кәефен төшерә.

“Угры сакчы” язмасында Казандагы банкларның берсеннән миллион сум акча урлау тарихы тәфсилләп сөйләнә. “Кем? Кайчан? Ни өчен?” дигән сорауларга Наил Вахитов төгәл җавап табарга тырыша.
XS
SM
MD
LG