Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага сайлаулар: барыргамы, бармаскамы?


4 декабрьдә Русиянең Дәүләт думасына сайлаулар узачак. Демократлар хәрәмләшүләр булуга карамастан, халыкны сайлауларга барырга өнди, ләкин бюллетеньдә тәкъдим ителгән фиркаләрне сызып ташлап, “Барысына да каршымын” дип язарга чакыра.


Агымдагы елның декабрендә Русия Дәүләт думасына чираттагы сайлаулар булачак. "Левада" үзәге уздырган тикшеренүдә катнашкан 40% кешенең тиздән сайлаулар булачагын бөтенләй белмәгәне ачыкланды. Телевидение аша декабрьдә узачак сайлаулар турында даими сөйләнсә дә, аның өч айдан булачагы хакында бары тик 60% кеше генә хәбәрдар.

Левада үзәгенең мөдир урынбасары Алексей Гражданкин: «Дәүләт думасына сайлаулар турында сорый башласаң, күпләре «Нинди сайлау тагын? Мартта түгелмени соң алар?» дип җавап кайтарганнарын әйтә. Халык хакимият барыбер президент кулында икәнен белә. Думага сайлаулар аларны кызыксындырмый, алар аны күз буяу икәнен аңлый», ди Гражданкин.

"Сайлаулар - Путин корпорациясенең чираттагы операциясе"

Кешеләргә шулай ук «Русиягә Дәүләт думасы кирәкме?» дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. 47% кеше «Әйе, кирәк» дип җавап биргән, ләкин 32% кеше «Кирәкми» дип өздереп әйткән. Алар фикеренчә, ил белән идарә итү өчен президент фәрманнары да бик җитә. Гражданкин: «60 яисә 47% кебек саннар коточкыч зур, мондый мәгълүматлар борчылырга сәбәп», дип саный.

Кешеләр сайлауларга битараф булса да, аңа әзерлек тукталмый. Путин «Бердәм Русия» оештырган праймериз җиңүчеләре белән очрашты. Җиңүчеләр арасында Чечня президенты Рамзан Кадыров та бар. Республикада аның белән көч сынашырлык кеше табылмаган, праймеризда катнашкан 600меңнең 100%ы аның өчен тавыш биргән.

Сайлауларның бу юлы да хәрәмләшүләр белән булачагын сизгән демократлар халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Алар «Голосуй за Россию! Голосуй против всех!» дип исемләнгән кампания башлады. Журналистлар Дмитрий Быков, Виктор Шендерович, Артемий Троицкий, Дмитрий Муратов, сәясәтче Борис Немцов, төрмәдә утырчы Михаил Ходорковскийның хатыны Елена һәм башкалар Русиядә узучы сайлауларны ялган, гаделсез, сайлау иреклеге юк дип белдерде.

"Административ куәтне тулысынча үз мәнфәгатьләрендә куллану, матбугаттагы цензура, фальсификацияләр – болар барысы да сайлаулар түгел, ә Путин корпорациясенең чираттагы махсус операциясе", ди мөрәҗәгатьне имзалаучылар. "Булачак сайлауларның гадел узачагына өмет юк, ләкин аңа төкереп карарга да ярамый", ди алар. Кешеләр сайлауга бармый калса, хакимияттәгеләргә бюллетеньнәрне үзләренчә әвеш-тәвеш китерергә юл ачачак.

Бюллетеньнәрне бозып протест күрсәтү

Бюллетеньнәрне кыстырып өйгә алып кайтып китү «өстә» утыручыларны шатландырмаячак, ләкин шул ук вакытта артык борчуга да салмаячак. Хакимияткә бюллетеньнәрне яңадан бастыру авырлык тудырмый. Путин җырын җырлаган КПРФ, Жириновскийларга да тавыш бирү Путин режимын көчәйтәчәк дип саный демократлар.

«Голосуй за Россию! Голосуй против всех» кампаниясен оештыручылар сайлау көнендә бюллетеньне тулысынча сызып ташларга яисә барлык шакмакларга да тамга куярга һәм «Барысына да каршымын» дип язып кую иң дөрес юл дип әйтә. Исегездә булса, узган сайлауларда «Барысына да каршымын» дигән бүлекне алып ташладылар. "Әлбәттә, мондый бозылган бюллетеньнәр Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителмәячәк, ләкин бәйсез күзәтүчеләр моны күрми калмаячак", ди алар. Каршылык күрсәтүчеләр һәрбер сайлау урыннарында җәмәгать контроле оештырылачак дип белдерә. Әгәр дә «Барысына да каршымын» диючеләрнең саны 40% тан күбрәк булса, сайлаулар кануни булмаячак дигәнне дә искә төшерәләр.

"Сайласаң да, сайламасаң да, үзгәреш булмаячак"

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, сайлауларга барсаң да, бармасаң да, бер ни үзгәрмәячәк, дип саный. "Татарларны протест күрсәтеп, сайлауларга бармаска өндәргә кирәкми, халык берсенә дә ышанмый, татар мәнфәгатен кайгыртучылар юк", диде ул.

«Русия, Татарстан хакимият органнары безне сайлауларга барырга кыстаячак. Әмма анда баруның мәгънәсе юк, чөнки реаль көндәшлек, фиркаләрнең күплеге юк. “Право дело”ны башта үзләре оештырдылар, аннары Прохоровтан фиркане тартып алдылар. “Бердәм Русия”гә көндәш булмаган һәм булырга да теләмәгән, ләкин әзрәк аңа оппозициядә торган “Правое дело”ны шунда ук бетерделәр. Чынлыкта бездә коммунистлар заманындагы кебек бер генә фирка хакимлек итә. Алар барсы да иске шәхесләр, вакыт бирелде, бернәрсә дә майтара алмадылар, аларны яңадан барып сайлап йөрү вакытны бушка уздыру гына булачак.

Билгеле, һәр кешенең үз фикере булырга мөмкин, әйтик, берәү бюллетеньне үзе белән алып китәргә, икенчесе бармыйча калырга мөмкин, әмма тавыш биреп кайтсаң да, берни үзгәрмәячәк. Үзләре теләгән шәхесләрне, фиркаләрне үткәрәчәкләр, кирәкле күләмдә тавышны да санап чыгачаклар, нәтиҗәдә, иске төркемнәрнең хакимлек итүе дәвам итәчәк.

Социологик тикшеренүләр шуны күрсәтә: Путинның реаль яклаучылары 35% ка якын, Медведевныкы аңардан кимрәк. Алар азчылыкны тәшкил итә, ләкин хакимият алар кулында калачак.

Татарны яклый торган фирка юк һәм ул бу вазгыятьтә барлыкка килүе дә икеле. АКШ галиме Пол Кругман 2013 елда икътисади кризис булачак дип фаразлый. Бәлки, бу кризис вазгыятьне үзгәртер, халык башкача уйлый башлар. Безне хөкем итүче элитага күсәк кирәк», диде Дамир Исхаков.

«Голосуй за Россию! Голосуй против всех!» кампаниясен оештыручылар тәкъдим ителгән нинди дә булса фирка өчен тавыш бирү яисә өйдә утырып калуга караганда, сайлауларда бюллетеньнәрне сызып ташлап, «барысына да каршымын» дип язу - Русиядәге сәяси торгынлыкны үзгәртергә мөмкин булуына өметләнә.
XS
SM
MD
LG