Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Шәрипов: Дин белән милләтне берләштерик


Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Татар конгрессы вәкиле әйтүенчә, киләсе конгресс дини хәрәкәт белән милли хәрәкәтнең берләшү конгрессы булырга мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов парламентта еллык юлламасында чираттагы Бөтендөнья татар конгрессын үткәрү мәсьәләсенә дә тукталды. Миңнеханов V татар конгрессы татар халкын берләштерү үрнәге булырга тиеш диде. Азатлык радиосы киләсе конгрессның кайчан һәм ничек үтүе турында тулырак мәгьлумат алу өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәис урынбасары Ирек Шәриповка мөрәҗәгать итте.

Киләсе конгресс кайчан узачак?

– Ул августта булыр дип көтелә инде.

2012 елның августындамы?

– Әйе.

Киләсе елгы конгресс моңа кадәр булганнарыннан нәрсәсе белән аерылачак икән?

Башкарма комитетның яңа составы сайланачак. Бөтен нәрсә яңара инде. Яңа бурычлар куелачак алдагы биш елга. Яңа кешеләр киләчәк, яңа юнәлешләр билгеләнәчәк.

Президент шулай ук киләсе конгресс бөтендөнья татарларының берләшү үрнәге булырга тиеш диде. Моны ничек аңларга икән?

– Безнең бит моңа кадәр милли хәрәкәт булды һәм дини хәрәкәт булды. Ә хәзер без татар милләтен динле итеп, ә Русия күләмендә исламны татар милли хәрәкәте белән берлектә хәрәкәт итүче, хәтта милли хәрәкәтнең бер өлеше буларак күз алдына китерәбез. Ягъни дини һәм милли хәрәкәтнең берләшүе көтелә. Тенденция шуңа таба бара.

Сез киләсе конгресс турында президент белән сөйләшү үткәргән идегезме?

– Юк. Киләсе конгресс турында зур, ачык сөйләшү булганы юк. Әмма инде президент шулай дип билгели икән, бу очракта минем фикер рәсми фикер түгел, мин үземнең уемны гына әйтәм, шушы тенденциянең дәвамы булыр, дини һәм милли хәрәкәт берләшү юнәлешендә булыр дип уйлыйм дияргә генә мөмкин.

Дини һәм милли хәрәкәтнең берләшүе дигәннән, мөселманнар һәм татарлар бит бөтен Русиядә яшиләр. Русиядәге мөселманнар төрле дини идарәләргә бүленгәннәр.

– Без Кавказ төбәге турында сүз алып бармыйбыз. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр турында әйтәм. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр турында сүз алып барганда, берләшү дә милли хәрәкәт тирәсендә берләшү булырга мөмкин. Әйтик татар милли хәрәкәте бит чагыштырмача бердәмрәк, аның структурасы да төгәлрәк. Бер башкалабыз бар – Казан. Төп оешмабыз булып санала торган конгресс бар. Бар биш елга бер җыела торган корылтай, бер президент бар. Ягъни структурасы белән милли хәрәкәт күпкә аңлаешлырак бит инде. Шуңа күрә бу якынаю дини хәрәкәткә дә ачыграк төсмерләр кертергә ярдәм итәргә мөмкин.

Ләкин мөселманнарның бер өлеше Уфадагы Үзәк диния идарәсенә, икенче өлеше Мәскәүдәге Русия мөфтиләр шурасына карый. Һәм алар бер-беренә көндәшлек итәләр. Аларны берләштерү мөмкин булырмы икән?

– Әмма бит тегеләре дә, болары да аларның нигездә татарлар инде. Шуңа күрә милли хәрәкәт мәйданында сөйләшү мөмкин булачак. Президент башлангычы белән Казанда инде ике тапкыр уздырылган татар дин әһелләре форумы нәкъ шул рольне үтәп килә дә. Нинди мөфтият булуына карамастан, анда бөтен мөфтиләр, бөтен имамнар килә һәм бер залга җыелып бер үк проблемнар турында сөйләшәләр. Көндәлек тормышта алар, кызганыч ки, бүленгәннәр. Ә милли мәйданда алар бер. Милли хәрәкәтнең динле булуы татар милли хәрәкәтен көчәйтә. Менә шушы ике факторны бергә кушу - татар милли хәрәкәтенең үсеш юлы.

Шул ук вакытта керәшен татарлары да бар бит әле.

– Бу әле конгресс фикере түгел, шулай да без дин әһелләре форумында сөйләшеп утырдык. Күрәсең алдагы елларда татар дин әһелләре форумы уздырган чакта анда керәшен татарлары секциясе дә барлыкка килергә мөмкиндер бәлки. Чөнки бу шулай ук безнең милләтебез. Андый рәсми фикер әлегә юк. Әмма без сөйләшеп утырдык. Күпмедер вакыттан соң бу табигый хәл булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG