Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры Уфага килде

Чаллы театры “Нур” театры бинасында чыгыш ясаячак
Чаллы театры “Нур” театры бинасында чыгыш ясаячак

Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстан башкаласына чираттагы гастрольләргә килде. Бу юлы кунаклар Уфа “Нур” татар театры сәхнәсендә, өлкән тамашачыларга биш спектакль һәм балалар өчен бер әкият тәкъдим итә.

Чаллы театры - иң яшь театрларның берсе. Үзенең иҗат юлын 1990 елда башлаган сәнгать коллективы шушы кыска гына арада шактый танылырга да өлгерде инде. Башкортстанга да еш кына килә чаллылар. Уфага әле өченче тапкыр килүләре. Шулай ук узган елларда алар Башкортстанның Туймазы, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә дә булды һәм театр сәнгатен сөючеләрне үзләренең иң яхшы тамашалары белән сөендерде.

Уфада гастрольләрне ачу тантанасына Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов та килгән иде. Иҗат сәфәренең беренче көнендә кунаклар тамашачыларга Равил Сабырның “Абага алмасы ачы була” исемле драмасын тәкъдим итте. Тамаша алдыннан Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры баш режиссеры Чаллы театры артистларын чираттагы иҗат сәфәренә килүләре белән котлады һәм иң җылы теләкләрен әйтте.

Чаллы татар театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов җавап чыгышында шулай ук мәһабәт “Нур” театры бинасының зур залында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелүгә рәхмәтләрен җиткерде. “Уфада югары зәвыклы һәм таләпчән тамашачылар яши, шуңа күрә театрыбызның иң яхшы спектакльләрен алып килдек. Өметләрегезне акларбыз”, диде Фаил Ибраһимов.

Чаллы театры Уфа тамашачыларына драматург Фәнәвил Галиевның “Корт” комедиясен, Рабит Батулланың “Ярым ятларга кала”, Жан Батист Мольерның “Саран” комедияләрен һәм Мансур Гыйләҗевның “Бурлак” драмасын да тәкъдим итә. Ә балалар өчен кунаклар драматург Эсфирның “Былтыр” кызы әкиятен сәхнәләштереп алып килгән.

Чаллы театрын уфалар сагынып көтеп алган. Моны барлык тамашаларга да билетларның сатылып беткәнлеге дә ачык раслый.
XS
SM
MD
LG