Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәсәлим Өметбаевның 170 еллыгы билгеләнә


Күренекле башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына 170 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстанның Кырмыскалы районында аны искә алу чаралары башланды.


Мөхәммәтсәлим Өметбаев Кырмыскалы районының Ибраһим авылында туып үсә. Башта үз авылларындагы алдынгы мәдрәсәдә белем ала. Аннан соң Оренбур шәһәрендәге кадет корпусының көнчыгыш бүлегендә укый.

Төрле елларда Мөхәммәтсәлим Өметбаев мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә дини һәм дөньяви белемнәр бирә. Шәкертләргә һәм укучыларга дин нигезләре белән бергә урыс теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты дәресләреннән дә керә ул. Оренбурдагы диния нәзарәтендә дә хезмәт сала гыйлемле шәхес. Бер үк вакытта Мөхәммәтсәлим Өметбаев халык иҗаты үрнәкләрен, борынгы фольклор мирасын да туплый. Казанда аның “Ядкарь” исемле җыентыгы да дөнья күрә.

16-17 сентябрь көннәрендә Кырмыскалы районы Ибраһим авылында һәм район үзәгендә күренекле мәгърифәтченең юбилеена багышланган байтак чаралар оештырыла. “Ә бу юбилейга әзерлек мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә күптән башланган иде инде”, диде “Азатлык”ка телефон аша элемтәгә чыккач район хакимияте мәдәният бүлеге мөдире Эльмира Галиәхмәтова.

Кырмыскалы районында күренекле башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаевка багышланган төп тантаналар бу атна азагында тәмамланса да, алдагы атналарда да төрле чаралар белән дәвам итәчәк әле ул.
XS
SM
MD
LG