Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан йөргеннәре Медведев белән очраша алмады


Дмитрий Бердников үткәргән каршылык чарасы. 30 август, Kазан урамы
Дмитрий Бердников үткәргән каршылык чарасы. 30 август, Kазан урамы

Русия президентын туган көне белән котлап, гозерләрен шәхсән тапшырырга теләгән казаннарның чарасы уңышсыз тәмамланды. Хәзер алар мәхкәмә тарафыннан җаваплылыкка тартыла.


Җомга көнне сәясәтче Дмитрий Бердниковның эшен Мәскәүдә Гагарин районы мәхкәмәсе карады. Ул 14-15 сентябрьдәге гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылырга тиеш.

Белгәнегезчә, Казаннан килгән бер төркем Русия президентының туган көне – 14 сентябрь көнне Дмитрий Медведев белән күрешергә теләгән иде. Баруның максаты президентны котлау һәм казаннарның моң-зарларын җиткерү иде.

Оештыручылар сүзләренчә, 13 сентябрьдә Казаннан чыккан төркем 14есе көнне Мәскәүгә барып җиткән. Бердников әйтүенчә, алар үзләре белән 60лап шикаять алып барган. Казан төркеменә Мари Иле республикасыннан да шикаять итәргә теләүчеләр кушылган, барлыгы ике дистәгә якын кеше җыелган.

Д.Бердников гадәттә шундый шигарләр күтәрә, 30 август 2011 ел, Казан.
Медведевне туган көн белән котлаган, аның коррупция белән көрәшен яклаган, аны икенче мөддәткә чыгарга чакырган шигарләрне Кызыл мәйданда 3 кеше күтәреп торган. Соңыннан шушылар тоткарланган да.

Аларның берсе Мәскәүне күрергә дип барган яшүсмер малай булып чыкты. Калган икесе: Дмитрий Бердников үзе һәм аның көрәштәше. Полиция аларны рөхсәтсез чара үткәргән өчен дип, Китай-город полиция бүлегенә алып киткән.

Соңыннан пикетчыларны чыгарып җибәргәннәр. Икенче көнне пикетчылар “Правое дело” фиркасе корылтае барган бина янында пикет үткәрергә уйлаган.

“Әмма анда шигарләрне чыгарырга да өлгермәдек. Полиция безне тоткарлады һәм Гагарин районы бүлегенә алып китте”, дип хәбәр итә Бердников. 15 яшьлек яшүсмерне махсус тоткарлау урынына алып киткәннәр. Аны алып кайтыр өчен әнисенә ашыгыч рәвештә Мәскәүгә очарга туры килгән.

Хәзер Бердников һәм көрәштәшләренә акчалата җәза яный. Эш мәхкәмәгә тапшырылган. Ул: "Мин Дмитрий Медведевне яклаган өчен эзәрлекләнәм", дип белдерә.

Оппозициядәге сәясәтче элегрәк “Азатлык”ка тоткарлану мөмкинлегенә алдан ук әзер булуы турында белдергән иде. Чөнки Медведев белән очрашу аның башлангычы иде һәм ул президент идарәсе белән килештерелмичә эшләнде.

“Без – Русия ватандашлары президент янына барабыз, ул конституция гаранты, ул безне кабул итәргә тиеш”, дип әйтте ул вакытта Бердников.

Бу чараны ул Татарстан түрәләренә тәэсир итәр өчен уйлап табуын әйткән иде. Гозерләрен Медведевнең үзенә тапшыру башлангычын яклаучылар, проблемнарны хәл итмәсәгез, президентка барып җитәбез, дип әйтмәкче иде.

Сәяхәткә чыгар алдыннан, Бердников: "Моның тәэсире бар. Мәскәүгә барырга җыенганны белгәч, түрәләр кайбер кешеләрнең проблемнары белән кызыксына башлады, шуңа сәяхәттән баш тартучылар да булды", дип сөйләде.

Сәясәтче сүзләренчә, аның башлангычын яклаучылар проблемнарын яшәгән җирдә хәл итә алмаган, Русия президенты һәм премьеры кабул итү бүлмәсенә язып та, уңай җавап ала алмаган кешеләр иде.

Дмитрий Бердников Казанда даими рәвештә каршылык чараларын үткәрә. Ул соңгы дистә елда үткән һәр сайлауда диярлек катнашып килде, әмма аның берсендә дә җиңгәне булмады.
XS
SM
MD
LG