Accessibility links

Русия түрәләренең “кара исемлеге” АКШ Сенатына юлланды


Русия хокук яклаучылары АКШ Сенатына ЮКОС эшенә бәйле түрәләрнең “кара исемлеген” кабул итү үтенече белән хат юллаган. Аны имзалаучылар арасында хокук яклаучылары Людмила Алексеева һәм Лев Пономарев, Халык иреге фиркасенең рәистәшләре Борис Немцов һәм Владимир Рыжков, шулай ук мәдәният эшлеклеләре Элдар Рязанов, Лия Ахеджакова һәм башкалар бар.

Хат авторлары Hermitage Capital юристы Сергей Магницкийның төрмәдә үлүенә сәбәпче булган түрәләргә каршы финанс һәм виза чикләүләрен кертергә чакыра. Шау-шу тудырган эшләр арасында шулай ук элекке ЮКОС хуҗалары Михаил Ходорковский белән Платон Лебедев эшләре дә күрсәтелгән.

Хокук яклаучылар тәкъдим иткән “кара исемлеккә” баш прокурор Юрий Чайка, Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе рәисе Ольга Егорова һәм башка түрәләр дә кергән.
XS
SM
MD
LG