Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарны бүлгән һәм тараткан Столыпинга һәйкәл кую кемгә кирәк?


Петр Столыпин (1862-1911)
Петр Столыпин (1862-1911)

Татарларны төрле халыкларга бүлү сәясәтен башлаган Русиянең дәүләт эшлеклесе Петр Столыпинның Киевта атып үтерелүенә 100 ел тулды. Русия премьер-министры Владимир Путин Петр Столыпинга Мәскәүдәге хөкүмәт йорты каршында һәйкәл куярга җыена. Моның артында нинди сәясәт ята?


1906 елдан алып 1911 елга кадәр башта Русиянең эчке эшләр министры, аннары премьер-министр булган Петр Столыпин чорында Русиядә азатлык хәрәкәте бастырыла, кара реакция вакыты башлана, халык өчен файда китермәгән аграр реформа – Себергә күчереп утырту сәясәте үткәрелә.

Нәкъ Столыпин Русия составында булган Финляндия кенәзлегенең автоном статусын кыса. Аның сәясәте үз заманында ук каты тәнкыйтьләнә. Премьер-министр 1911 елның сентябрендә Киевта революционерлар тарафыннан атып үтерелә.

Соңгы заманнарда Русиядә Столыпин шәхесенә яңа караш, аны күтәрү сәясәте башланды. Бу турыда “Азатлык” радиосы тарих институты җитәчесе Рафаил Хәкимов белән әңгәмә кордык.

Рафаил әфәнде, татарлар Петр Столыпинны ничек бәяләргә тиеш?

– Аны берничек тә уңай бәяләп булмый. Аның реформаларын бик күтәргән булалар, ләкин ул аларны беренче булып үткәргән кеше түгел. Ә менә татарны бүлүгә ул бик күп көч куйды.

1910 елда махсус җыелыш уздырып, татарларның һәм җәдитчеләрнең куркыныч булуын әйтте. Аларның бөтен мөселман халкына тәэсир итүен белдерде.

Рафаил Хәкимов
“Русиядәге 15 миллионлы мөселман халкының нигезендә бер милләт, бер тел ята, алар бераз гына аерылса да, асылы бер. Шуңа аларны бүләргә кирәк”, диде Петр Столыпин. Шуннан соң мәчетләргә һөҗүм китте.

Советлар чорында да Столыпин уйлары тормышка ашырылды. Кызганыч, советлар вакытында күп кенә галимнәр тырыша-тырыша телләрне бүлеп бетерде. Мисал өчен, кумык, балкар, башкорт телләре сөйләм генә. Аларны аерым тел дип әйтеп тә булмый. Ләкин хәзер диалектлар турында фәнни хезмәтләр яклыйлар.

Ул яктан этнографлар да бик тырышты. Мишәр, керәшен, Себер татары, Әстерхан татары турында өйрәнә-өйрәнә, бердәмлек турында оныта башладык.

Татар галимнәре Столыпин сәясәте нигезендә эшли була түгелме?

– Алай әйтү катырак булыр. Ә чынлыкта шулай. Ләкин алар Столыпинга таянмый. Чөнки совет чорында фән шул юнәлештән китте. Моның белән Мәскәүдән идарә иттеләр. Галимнәргә шул тәэсир итте, ә нәсел башы Столыпинныкы.

Петр Столыпинның аграр сәясәтенә бүген нинди бәя биреп була?

– Русиягә ул зур уңыш китермәде.

Рафаил әфәнде, башкортларны Столыпин һәм большевиклар тудырды дигән караш дөресме?

– Большевиклар турында сүз дә юк. Революциягә кадәр бу юнәлеш булса да, 1922 елдагы кебек ачык түгел иде.

Столыпинга Мәскәүдәге хөкүмәт йорты каршында һәйкәл кую нәрсәгә кирәк?

– Хәзер аларның шәхесләре калмады. Патшалар уңайсыз булды. Явыз Иван – параноик. Петр Iне дә тирән өйрәнә башласаң, ул салымнарны күбәйтте, Русия әллә ни үсмәде. Аңа кадәр дә Европага таба борылган акыллы кешеләр бар иде.

Заманында, Петр I – беренче большевик, дип язган да идем. Шуңа мактанырлык шәхесләр юк. Андый шәхесләр булмаса, идеология кору авыр. Ленин һәм Сталинны да тәнкыйтьләп дөрес эшлиләр. Күтәрерлек башка кешесе дә юк.

Бүген Русиядә Столыпин фикерләрен дәвам итүче кеше – Этнология институты җитәкчесе Валерий Тишков, дигәнгә ничек карыйсыз?

– Ул ачыктан-ачык дәвам итә. Тишков моны яшерми дә.

Столыпинны күтәрү ничек тәмамланыр? Аны Русия дәрәҗәсендә танытып буламы?

– Юк. Әнә Куликово сугышын күтәреп караганнар иде – барып чыкмады. Безгә аны мактауның бер файдасы да юк. Ул Явыз Иванмы, Сталинмы, Петр Iме – алар безгә файда китергән кешеләр түгел. Столыпин чоры азатлыкны кысу, кара реакция еллары белән бәйле.
XS
SM
MD
LG