Фин-угыр халыкларыннан булган вогул милләте вәкилләре "Зур Балык" дип аталган милли-мәдәни фестиваль кысасында Чулман-Идел сулары буйлап сәяхәт итә.
Энто-мәдәни, тарихи вә экологик туризм фестивале кысаларында сәяхәт итүче “Русь Родная” атлы көймә 20 сентябрь сишәмбе көнне Казан елга портына килеп туктады. "Зур балык"ка ияреп анда агач, таштан төрле эшләнмәләр ясаучы оcталар, җырлап биюче артистлар, сәүдәгәрләр дә килгән.
Чараны карарга килгән казанлылар үз теләкләрен алдан әзерләнән туз кисәкләренә язып, "Зур балык"ка эленгән махсус капчыкларга сала алды. Юкка чыгып баручы вогул халкының гореф-гадәтләренә күрә, бу теләкләр һичшиксез үтәлә икән.
Пермьнән юл алган сәфәрчеләр артабан Самар, Сарытау, Волгоград шәһәрләрендә тукталачак. Әстерханга җиткәч "Зур балык"ны суга җибәрәчәкләр. Шуңа күрә, "Зур балык" ел саен яңадан ясала. Быел аны Перрмьдә яшәүче танылган сынчы Рөстәм Исмәгыйлев ясаган.