Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста яңа мөфти сайланды


Беларус мөселманнары яңа мөфтине сайлады. Әлеге вазыйфага Республика Диния нәзаратының элекке башлыгы Исмәгыйль Вороновичның улы – Гали сайланды.

Исмәгыйль хәзрәт үзе исә күптән түгел генә вафат булды. Бүген мөселманнар җыенында аны искә алып дога укылды.

Яңа мөфтине сайлауга килгәндә, әлеге вазыйфага бердәнбер намзәт тәкъдим ителгән иде. Ул да булса - Гали Воронович.

Гали хәзрәт 1968 елда Минскида татар гаиләсендә дөньяга килә. Беларус политехника институтын тәмамлагач инженер булып эшли. Дини өлкәдә 90-нчы еллардан бирле мәгълүм. Башта Республика Диния Нәзаратының сәркатибе вазыйфасын башкара, соңрак имам-хатыйб була. Хәзерге вакытта Гали Воронович Русия Ислам университетының теология факультетында белем ала.
XS
SM
MD
LG