Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсендәге тоткыннар ачлык игълан итте


Киров өлкәсе төзәтү колониясенең тоткыннары ачлык игълан итте. Алар төрмә идарәсе тарафыннан җәберләүләргә каршылык белдереп Русия баш прокуроры Юрий Чайка һәм кеше хокукларын яклаучы оешмасының җитәкчесе Владимир Лукин белән очрашуны таләп итә.

Хәзерге вакытта Киров-Чепецкидагы 11нче санлы кырыс шартлы колониядә 24 кеше ач тора. Бу рәсми мәгълүмат.

Ләкин хокук яклаучылар сүзләренә караганда, ачлык игълан иткәннәр саны күпкә артыграк – меңгә якын, ягъни тоткыннарның барысы да диярлек. Алар төрмә шартларының йомшартылуын һәм үзләренә карата начар мөнәсәбәтне бетерүне таләп итә.

Мәсәлән, тоткыннарның сүзләренә караганда, аларны 500 тапкыр җирдән этәрелү күнегүен башкарырга мәҗбүр итәләр. Башкармаган очракта, электрошок белән җәзалыйлар.

Килеп чыккан хәлне өйрәнү өчен Киров-Чепецки колониясенә төбәкнең кеше хокукларын яклаучы оешмасы башлыгы һәм прокурор юл алды.
XS
SM
MD
LG