Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама фәләстин мөрәҗәгатен якламаячагын белдерде


Мәхмүт Габбас (с) Барак Обама белән Нью-Йоркта очраша
Мәхмүт Габбас (с) Барак Обама белән Нью-Йоркта очраша
АКШ президенты Барак Обама Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашканда БМО Хәвефсезлек шурасының Фәләстин дәүләтен тану турындагы карарына вето куячагын белдерде.

Моңа кадәр, БМО Генераль ассамблеясендә чыгыш ясаган вакытта, АКШ президенты Фәләстин дәүләтенең оешуы бары тик Израиль белән икеяклы сөйләшүләрдән соң гына мөмкин, диде.

Мәхмүд Габбас бу җомга БМОның Генераль ассамблеясендә Фәләстин дәүләтен тануны һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасына әгъзалыкка кертүне сораячак.

Тель-Авив фәләстиннәрнең бу адымнарына катгый рәвештә каршы чыга. Израиль премьеры Биньямин Нетаньяһу белән очрашуында исә Обама яһүдләр позициясен яклавын белдерде.
XS
SM
MD
LG