Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән үзендә Русия ислам университеты бүлеген ачарга җыена


Төмән янындагы Ямбай авылында Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет
Төмән янындагы Ямбай авылында Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет

Ачыкланмаган сораулар күп: кемнәр укытачагы, укуларның кайда булуы да хәл ителмәгән. Гарәп илләрендә белем алганнарны якын җибәрмәскә җыеналар.

Төмән өлкәсе диния идарәсе рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бу көннәрдә Вагай районындагы татар авыллары буйлап сәфәрдә. Галимҗан хәзрәт мәчетләрдә авыл халкы белән очрашулар үткәргән вакытта яшьләрне дә укырга чакыра. Казандагы Русия ислам университетының Төмәндәге бүлеге рәсми ачылганга кадәр үк төркем туплап уку йортына керергә әзерлек эшләрен башлап җибәрергә телиләр.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе казые Фатих хәзрәт Гарифуллин да үзләре ягыннан бу эшкә керешәчәген әйтә. Төмәндә өч диния идарәсе бар. Берсе – өлкәнеке, икенче – үзәк диния нәзарәтенә карый, өченчесе – Русиянең Азия өлеше диния идарәсенеке.

Фатих хәзрәт Гарифуллин
“Укырга килсеннәр дип тырышачакбыз. Милли эшләр комитеты башлыгы егетләрне әзерлек төркеменә килсеннәр дип җыярга кушты”, ди Фатих хәзрәт.

Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев 19 сентябрь көнне Төмән өлкәсендәге ислам дине вәкилләрен җыеп сөйләште. Анда бүлек ачыла калса, укырга керергә теләүчеләр булырмы дигән мәсьәлә дә күтәрелде. “Әле ул көндезге йә кичке булырмы, тәгаенләнмәгән, монда укырга теләрләрме?” диде Воробьев. Шулай ук укуларның кайда башланып китәчәге дә төгәл генә билгеле түгел.

Әзерлек төркеменә 20 шәкерт җыярга ниятлиләр. “Иншаллаһ, җыелыр дип уйлыйбыз. Яшәү шартларыннан да, дәресләрнең ничек булуыннан да күп нәрсә торачак”, ди Галимҗан хәзрәт.

Укытудан кала бөтен чыгымнарны хакимият күтәрергә җыена

Галимҗан хәзрәт сүзләренчә, филиалның бөтен чыгымнарын да Төмән өлкә хакимияте үз өстенә алырга җыена. "Соңгы вакытта хакимият мәчетләргә дә бик нык булыша башлады, әле менә авыллардагы 22 мәчетне төзекләндерү өчен ун миллион сум бүлделәр, тагын калганнарына да шул кадәр үк бирергә җыеналар", ди Галимҗан хәзрәт. Быел да Төмән өлкәсе хакимияте акчасына 30 кеше хаҗга юл алачак.

Галимҗан хәзрәт Бикмуллин
Ямбай авылында Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендә тарихи мәчет комплексы бар. Университет бүлеге менә шунда урнашыр дип план коралар. Мәчеттән ерак булмаган җирдә 1600 кв.м зурлыгында яңа бина да салырга да ниятлиләр. Аны төзү 60 миллион сумга төшәчәк. Диния идарәсе хакимият финанслар дип өметләнә.

Әлеге бүлек ачылыр алдыннан аның җитәкчесе өчен дип милли эшләр комитетында яңа урын да булдырылган. Рөстәм Галимов моңа кадәр Төмән районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән иде. Филиалны оештыру, алга таба җитәкчелек эшләре аның өстенә төшәчәк.

"Укуларны бәлки бушап калган балалар йорты бинасында, йә башлангыч мәктәп бинасында башлап җибәрергә уйлап торабыз", ди Галимов.

Тарихи мәчет янында тагын бер бина төзергә рөхсәт бирүләренә шик белдерә. Чөнки ул тарихи истәлекләр исемлегенә кертелгән.

Гарәп илләрендә укыганнар җәлеп ителерме?

Укытучылар мәсьәләсенә килгәндә, Галимов кыенлыклар булмас дип өметләнә. “Укытырдай кешеләр монда Төмәндә дә бар, шулай ук Казаннан да килерләр дип өметләнәбез”, ди Галимов.

Төмәндә гарәп илләрендәге югары уку йортларында белем алып кайтканнар аз түгел. Фатих хәзрәт сүзләренчә, аларны укытырга чакырулары икеле. “Укып кайткан белемле шәкертләрне аларның якын китерәселәре килми. Алар Төмән өлкәсендә байтак бит. Бөтенесен бергә җыйсаң, хәтта университет да ачарга була”, ди Фатих хәзрәт.

Төмән өлкәсенең милли эшләр комитетында дин өчен җаваплы Виктор Чистяков та гарәп илләрендә укып кайтканнарны якын китермәү ягында.

“Үзебезнең белемле руханиларны әзерләү безнең төбәккә хас традицион исламны ныгыту һәм читтән Русиягә үтеп керүче радикал күренешләргә каршы тору өчен кирәк”, ди Чистяков.

Төмәндә Русия ислам университетының бүлеген ачуны Төмән өлкәсе татарлары конгрессы күтәреп чыккан иде. Инде хәзер бу эшкә диния идарәләре генә түгел, ә хакимият тә ныклап кереште.

Башта вахта юлы белән

Русия ислам университеты җитәкчесе Рәфикъ Мөхәммәтшин да укыту Русия мөселманнары традициясендә алып барылачак дип белдерде. Казан ягы уку башында остазлар һәм уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итүне үз өстенә алырга вәгъдә иткән.

Рәфикъ Мөхәммәтшин
“Башта ук үзләрендәге укытучылар белән тәэмин итеп булмас. Гарәп теле укытучысы аларның үзләрендә бар. Аннан бер-ике укытучы җибәреп, беренче елларны вахта ысулы белән барып эшләрләр дип тә уйлыйбыз. Аннан үзләре өчен максатчан укытучылар әзерләрбез дип тә сөйләшкән идек. Укыту эшләре ничек китәр, нәтиҗәләре нинди булыр – әлегә әйтүе кыенрак.

Безнең дә филиаллар оештырып эшләү тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә ул безнең өчен дә яңа тәҗрибә булып торачак. Себердән безгә килеп укучылар да күп. Төмәндә бер үзәк булса, дистанцион укуны оештырып җибәрергә дә этәргеч булыр иде. Бу укыту ысулы да эшләп китәр дип өметләнәбез”, ди Мөхәммәтшин.

Төмәннең Русия ислам университеты ачылачак Ямбай авылында 2004 елдан башлап беркадәр мәдрәсә дә эшләп алган иде. Ул вакытта укучылар җыю җиңел булмаган иде. Урта Азия республикаларыннан килгәннәр укыта, мәдрәсәдә яшәү шартлары начар, дөрес белем бирелми дип тәнкыйтьләүчеләр дә аз булмады.
XS
SM
MD
LG