Accessibility links

Исламабадта Кушма Штатлар тарафыннан белдерелгән соңгы гаепләүләрне тикшерәләр


Пакстанда илнең югары сәяси җитәкчелеге һәм хәрби идарәнең утырышы уза. Анда Вашингтондагы рәсмиләрнең экстремистларга ярдәм итү белдерүе тикшерелә.

Премьер-министр Йосыф Раза Һилани экстремистларга ярдәм итү турындагы сүзләр дошманнар файдасына булырга мөмкин.

Элегрәк Вашингтон берничә тапкыр Пакстан хакимиятен Һаккани экстремистик челтәренә каршы көрәш алып барырга чакырды.

Күптән түгел Кабул үзәгендә сугышчылар берничә корылмага, шул исәптән АКШ илчелегенә һөҗүм итте. Әлеге һөҗүмне Һаккани оештырган дип санала.

Пакстан хакимияте Һакканига каршы торырлык көчләре һәм чаралары булмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG