Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якташлары Марат өчен истәлек урыны сорый


Татарстанның Норлат шәһәре халкы яшьли якты дөньядан киткән хоккейчы Марат Кәлимуллинның исемен мәңгеләштерергә тели. Әлеге ниятләрен алар “Безнең гәҗит” аша җиткерә.


Норлатлар исеменнән Хәлим Әлимов газетка хат язып, күптән түгел һәлакәткә очраган “Локомотив” хоккей такымы уенчысы Марат Кәлимуллинны искә ала. Ул аны, “Норлат егете Марат” дип атый.

Хоккейчының әтисе Нотфулла әфәнде әлеге районның Октябрина исемле татар авылында туа. Әти кеше кечкенәдән хоккей уенын яратып үсә икән.

“Билгеле, авыл җирендә елга бозында уйнаудан ары китми ул чакта үсмер. Шулай да күңеленә бу уен мәңгегә кереп кала Нотфулланың”, дип яза Хәлим Әлимов.

Маратның әнисе исә Балык Бистәсе районыннан диелә. Хоккейчының әти-әнисе бергә тормыш корып җибәрү белән Тольятти шәһәренә күчәләр. Шунда Вадим исемле малайлары туа. Ләкин ул әтисенең балачак хыялын күтәреп алмый.

Ә менә 1988 елда туган Марат 7 яшеннән хоккейга тартыла. Хәлим әфәнде аның уңышлы чыгышларын искә ала. Якташы уйнаган “Локомотив” такымының уеннарын даими карап баруын әйтә.

Автор белдергәнчә, хоккейчының бала чагы Норлат якларында уза. Соңгы тапкыр ул быел Октябрина авылының Сабан туенда була.

“Авылдагы Сабантуй көнне аралашмаган, фотога төшмәгән кешесе калмады, үзен бик тыйнак, гади тотты. Гел татарча сөйләшергә тырышты. Бөтенләй гади авыл малае инде. Гомере киселәсен сизеп, бәхилләшкән кебек, басу-кырларда озаклап йөреп тә керде бу кайтуында...”, ди Хәлим Әлимов.

Язмада хоккейчының мөселман йоласы белән җирләнүе дә әйтелә. Шул ук көнне Норлат укучылары Маратны искә алу чарасын үткәрә. Ләкин бу гына аз, ди автор.

"Район идарәсе бу эштә катнашмый диярлек, спорт үсешенә җаваплы кешеләр дә читтә калды", диелә Хәлим әфәнде язмасында. Шуңа да ул кайбер якташлары исеменнән Норлатта Марат Кәлимуллин истәлегенә нидер булдыруны сорый.

“Боз сараена аның исеме бирелсә, беркем каршы килмәс, дип уйлыйм”, ди автор.
XS
SM
MD
LG