Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Фәләстинне тану гаризасын карый башлый


БМО Иминлек шурасы бүген Фәләстин дәүләтен Берләшкән милләтләр оешмасына әгъза итеп кертү гаризасын карый башлый. Төрле чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу мөрәҗәгать буенча карар берничә атна, хәтта берничә ай әзерләнергә мөмкин.

Бу мәсьәлә фәләстиннәр өчен уңай хәл ителсә, АКШ әлеге карарга вето куячагын әйтте. Вашингтон Фәләстин дәүләтенең барлыкка килүе бары тик Израиль белән икеяклы сөйләшүләр нәтиҗәсендә мөмкин дип саный.

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас исә сөйләшүләр бары тик Үрдүн Көнбатыш ярындагы яһүд авылларының төзелеше туктатылгач һәм Иерусалим ике якка да бүленгәч мөмкин булачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG