Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Рәшит Ваһапов җыр фестивале башлана


Филүс Каһиров
Филүс Каһиров
Башкортстанда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале башланып китте. Сәнгать бәйрәме програмында – талантлы яшь җырчы, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Филүс Каһиров концертлары.

Башкортстандагы фестиваль бүген кич Дүртөйле шәһәрендәге концерт белән ачыла. Фестиваль кысаларындагы концертлар алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

Иртәгә Филүс Каһиров Уфада Башкортстан дәүләт филармониясендә чыгыш ясый. Аннан соң яшь талантны Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләрендә күреп булачак.
XS
SM
MD
LG