Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сирт диңгез порты яңа хакимият кулына күчте


Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре Сирт каласының диңгез портын яулап алды. Алар моны “стратегик җиңү" дип бәяләде.

Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре саналган Сирт өчен сугышлар соңгы көннәрдә көчәеп китте. Милли күчеш шурасы гаскәрләренә НАТО очкычлары ярдәмгә килде.

Хәзерге вакытта яңа хакимият көчләре Сирт каласына бәреп керергә һәм анда урам сугышлары алып барырга әзерләнәләр.
XS
SM
MD
LG