Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ваһһабилыкта гаепләнгән 10 кеше тоткарланды


Башкортстанда Баймак мәчете имамын бәреп төшерүдә һәм кораллар яшереп саклауда гаепләнгән 10 кеше кулга алынды. Тәртип саклаучылар аларны ваһһабилар дип атый.

Шөбһәләнүчеләрнең дүртесе сак астына алынды, калганнарына исә шәһәрдән чыгу тыелды.

Әйтергә кирәк, сак астына алынганнарның берсе 2002 елда Татарстан Югары Мәхкәмәсе карары белән 15 елга хөкем ителгән иде. Ул җинаятьчеләр төркемендә әгъза булып торуда һәм Киров өлкәсендәге газүткәргеч торбаларны шартлатуда гаепләнгән иде.

Тагын бер тоткарланучыга элек кеше талаганы өчен җинаять эше кузгатылган иде.
XS
SM
MD
LG