Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов Урман авылына ярдәм итә


Айдар Галимов
Айдар Галимов

Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов чираттагы хәйрия концертын әзерли. Бу юлы быел июнь аенда хәрби кораллар шартлаулардан зыян күргән Урман авылына ярдәм кулын суза ул.


Мәгълүм булуынча, июнь аенда Башкортстанның Иглин районындагы хәрби келәтләрдә кораллар шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге Урман авылы зур зыян күргән иде. Әллә күпме йортлар җимерелде һәм андагы мәктәп, хастаханә яраксыз хәлгә килде.

Талантлы җырчы Айдар Галимов шул төбәктән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат итеп сайланган. Шуңа да, әлеге фаҗига турында ишетү белән, сайлаучыларының хәлен белергә барды ул. Шул чакта биргән бер әңгәмәсендә күренекле җырчы бу казага битараф кала алмавын һәм Урман авылы халкына ярдәм кулын сузачагын ышандырды.

Депутат-җырчы сүзендә торды. 6 октябрь көнне “Айдар” театр-студиясе Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда хәйрия концертын бирә. Иң матур чыгышлардан торачак шушы мәдәни чарадан алынган барлык керем Урман авылында мәдәният сараен төзүгә юнәлтеләчәк. Хәйрия концерты үткәрүне Башкортстан президенты хакимияте белән Иглин районы хакимияте дә хуплап каршы алды һәм аны оештыручылар исемлегенә керде.

"Айдар” театр-студиясе моңа кадәр дә төрле хәйрия чараларында даими катнаша килде. Яман шеш авырулы кешеләргә, гарип балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм йөзеннән концертлар һәм башка мәдәни чаралар оештыруны Айдар Галимов изге эш дип саный.
XS
SM
MD
LG