Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бульвары ачылды


Төркиянең Тарсус шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге бульвар ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыкларының Түрксой халыкара оешмасындагы вәкилләре катнашты.

Әлеге вакыйга төрек шагыйре Караҗаугланга багышланган «Шарлавык янында» исемле халыкара шигърият кичәсе кысаларанда узды.

Тарсуста бүген шулай ук Төркиянең Кыргызстан белән хезмәттәшлеге уңаеннан Җәләлабад урамы ачылды, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
XS
SM
MD
LG