Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан автобусларны янә чит илләрдән эзли


Кытайдан алган "Алтын аждаһа" автобусына ут капкан. 2009 елның җәе.
Кытайдан алган "Алтын аждаһа" автобусына ут капкан. 2009 елның җәе.

Татарстандагы КАМАЗ-ның кече ширкәте НЕФАЗ-да автобуслар җитештерелүгә карамастан, Казанның транспорт түрәләре Беларуста машина эзли.

Узган атнада Казан шәһәренең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков һәм шәһәр транспорты ширкәтләре җитәкчеләре Беларус башкаласы Минскида МАЗ автобусларын карап кайтты. Транспорт комитеты җитәкчесе бу сәфәрнең ничек узуы, автобусларның күңелләренә хуш килү-килмәве, беларус машиналарының кайсы ягы белән кулай булуы турында “Азатлык” радиосы тыңлаучыларына сөйләргә әлегә әзер түгел икәнлеген белдерде.

Соңгы сүзне транспорт ширкәтләре башлыклары әйтә

Түрәләрнең Минскига сәфәре вакытында транспорт комитеты башлыгы урынбасары Людмила Алешина 21 сентябрь көнне Татарстанның тариф комитетында үткән түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында: “Транспорт ширкәтләре соңгы сүзне үзләре әйтәчәк. Әгәр алар үз акчаларына лизинг ысулы белән алырга карар кылса, без, әлбәттә, дәүләт ягыннан күпмедер ярдәмгә шат булыр идек. Мисал өчен, беренчел түләүнең күпмедер өлешен капларга ярдәм итәчәк”, диде.

Алешина сүзләренчә, транспорт түрәләре базарны – кайсы җитештерүченең автобуслары артык кыйммәт булмауны һәм халык өчен җайлылыгын тикшерә.

Транспорт комитеты түрәсе урынбасарының тел төбеннән аңлашылганча, ширкәт җитәкчеләренең соңгы сүзе барсын да хәл итәчәк. Автобусларны алыр алдыннан төрле җитештерүчеләр арасында бәйге, ягъни тендор үткәрелерме дигән сорау да ачык кала.

КАМАЗ вәкиле тендор булыр дип өметләнә

Казаннан ерак булмаган җирдә дә автобус җитештерүчеләр бар. КАМАЗ-ның кече ширкәте Башкортстанның Нефтекамски шәһәренә урнашкан. Алар НЕФАЗ автобуслары җитештерә. КАМАЗ-ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты директоры Олег Афанасьев Казан яңа автобуслар алганчы бәйге үткәрер дип өметләнгәннәрен әйтә.

“Мин үзем тендорда төрле ширкәтләр катнашса аны нормаль көндәшлек дип саныйм. Бу - аннан соң кемгәдер өстенлекләр бирелгән дип сөйләнүләргә дә урын калдырмый. Безгә килгәндә, үзебезнең автобусларга да, аларны карауга да (сервис) ышаныч белдерәбез. Без тулаем бер комплекслы, шул исәптән лизинг ысулы да кертелгән товар тәкъдим итәбез”, ди Афанасьев.

НЕФАЗ автобусларының берсе
КАМАЗ-ның яңа бер автобусы Казанда сынау үтә инде. Бу газ белән эшләүче автобус әлегә Татарстан башкаласында бердән-бер һәм ул 63-нче маршрутта йөри. Афанасьев әйтүенчә, ул “Евро-4” таләпләренә тулысынча җавап бирә, кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы газ чыгармый. Гадәти бензин ягучы автобуслар белән чагыштырганда аена 60 мең сумга кадәр акчаны янга калдырачак.

25 сентябрь көнне Русиядә машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан Казанда машина җитештерүчеләрнең күргәзмәсе эшләде. Андагы яңалыкларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Әлеге газ белән эшләүче НЕФАЗ автобусы күргәзмәне караучыларда бигрәк тә кызыксыну тудырган.

Петербурда 200 НЕФАЗ йөри

Афанасьев сүзләренчә, бүген Русиянең 50 шәһәрендә НЕФАЗ автобуслары йөри. Шулар арасыннан иң күп сатып алучы булып Петербур шәһәре тора. Анда камазлар эшләгән 200-дән артык автобус бар.

Инде газ белән йөрүче автобуска килгәндә, Афанасьев әйтүенчә, Екатеринбур мэриясе зур кызыксыну белдергән. Хәзер КАМАЗ ширкәте аларда үтәчәк бәйгегә әзерләнә.

Нефтекамскидагы ширкәт елына бер мең автобус чыгара ала. “Бүгенге көндә күпме сорыйлар – шуның кадәр ясыйбыз”, ди Афанасьев.

Бүген Казанда НЕФАЗ-ның бензин ягучы автобуслары да йөри. 2007 елда Казан аларны 400-не алган булган. Шул ук вакытта диярлек Кытайдан да кызыл автобуслар кайтты.

“Алтын аждаһа”лар үзен акламады

Кытайда эшләнгән “Алтын аждаһа” дип аталган әлеге автобуслар белән Казанның бер тапкыр авызы пеште инде. Барган җирдән үзеннән-үзе дөрләп янып китүче, туктаганда эчендәге пассажирларны бер урынга өеп куючы, картон-кәгазьдән эшләнгән һәм зәмһәрир салкыннарда җылы булмаган бу Кытай автобуслары үзенең бер көнлек товар икәнен күрсәтте. Халык арасында, ул завод Казанга автобуслар эшләү өчен генә төзелгән булган, автобусларны саткач юкка да чыккан, дигән сүзләр йөрде.

Матбугатта Кытай автобуслары турында шау-шу тууга карамастан, шәһәр җитәкчелеге хәлнең нигә алай килеп чыгуына аңлатмалар бирмәде. Кайбер белгечләр Кытайдан автобуслар сатып алуның артында акча юу ятмый микән дип шикләнде.

Инде менә Казан шәһәре транспорт комитеты җитәкчесенең чит илгә – Беларус башкаласы Мински шәһәренә сәфәре һәм аның төбендә ни ятканлыгы әлегә караңгы булып кала.

***

Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаковка “Азатлык” радиосы юллаган сораулар:
  1. Беларус җитештерүчеләре эшләгән автобуслар Сезгә ошадымы? Аларның автобуслары башка җитештерүчеләрнекеннән нәрсәсе белән аерыла?
  2. Әгәр Казандагы транспорт ширкәтләре аларны сатып йә булмаса лизингка алырга уйласа, күпме кайтарылачак һәм кайчан?
  3. Минскидагы ширкәт үз автобусларының ничә ел ватылмыйча эшләвенә гарантия бирә?
  4. Казанда 63-нче маршрутта газ белән эшләүче НЕФАЗ автобусы сынау үтә. Бу хәл киләчәктә Казан урамнары буйлап КАМАЗ (НЕФАЗ) җитештергән автобуслар йөрүенә өмет уята аламы?
  5. Кытайдан кайткан “Алтын Аждаһа” автобусларының ничәсе бүген Казан урамнары буйлап йөри. Алганда алар күпме иде? Алган вакытта күпме вакыт йөриячәгенә гарантия куелган идеме?
Без транспорт комитеты башлыгы “Азатлык” радиосына җавап бирер дип ышанабыз.

Хөрмәтле укучылар! Бу хакта фикерләрегез һәм сорауларыгызны безнең форумда калдыра аласыз.
XS
SM
MD
LG