Варшауда бүген Европа Берлегенең “Көнчыгыш партнерлык” дигән програмының җыелышы башлана. Саммитта 30-дан артык Европа илләре башлыкларының катнашуы көтелә.
Варшауга Европа Берлеге җитәкчелеге һәм элеккеге совет җөмһүриятләреннән Украина, Армения, Грузия, Азәрбәйҗан, Молдавия президентлары килә.
Европаның “Көнчыгыш партнерлыгы” програмы шушы республикаларга һәм Белорусиягә карата эшләнгән иде. Ләкин Мински үз вәкилен җыелышка җибәрүдән баш тартты.
Саммитта Германия канцлеры Ангела Меркельның Украина президенты Виктор Янукович белән очрашуы аерым игътибарга лаек. Анда сүз экс-премьер Юлия Тимошенко турында булачак.
Җыелышта катнашучылар шулай ук Демократиянең Европа фондын булдыру турында сөйләшәчәк. Әлеге фонд Көнчыгыш Европада гражданлык җәмгыятен булдыруга ярдәм итәргә тиеш.
“Көнчыгыш партнерлык” програмы 2009 елда Польша һәм Швеция тәкъдиме белән кабул ителә. Ул көнчыгыш Европа илләре белән виза эшләрен җиңеләйтү һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән.