Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга татарның акыл ияләре җыелды


Татарстан Фәннәр академиясе бинасы. Казан, 2011 ел
Татарстан Фәннәр академиясе бинасы. Казан, 2011 ел

Җомга 30 сентябрь көнне иртәнге сәгать 10да Татарстан фәннәр академиясе бинасында татар галимнәренең II бөтендөнья форумы ачылды. Бу җыенда Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 200дән артык татар галимнәре, фән докторлары һәм академиклар катнаша.


Татар галимнәренең I бөтендөнья форумы 2007 елның 19-21 сентябрендә үткән иде. Анда Татарстан галимнәреннән башка 13 чит илдән 55 галим һәм Русия төбәкләреннән 125 фән эшлеклесе катнашты.

Галимнәр үзләре эшләгән тармакның актуаль мәсьәләләре һәм татар халкы өчен мөһим булган темаларга саллы докладлар ясады. Шунда ук Фәннәр академиясе каршында татар галимнәренең Координацион шурасы төзелде.

Академик Әхмәт Мазһаров җитәкләгән бу шурага Айрат Абдуллин, Адас Якубовскас (Литва), Рәиф Әмиров (Уфа), Абдулхан Әхмәтҗан (Мәскәү), Дания Заһидуллина (Казан), Җәүдәт Сөләйманов (Казан), Йолдыз Хәлиуллин (Мәскәү), Наил Газизуллин (Петербург), Дамир Исхаков (Казан), Гриф Хәйруллин (Казакъстан) һәм башкалар – барысы 21 кеше сайланды.

II Татар галимнәренең форумы Татарстан фәннәр академиясенең 20 еллыгына багышлана. Бу чараның ачылышында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Новосибирскида яшәүче академик Ренад Сәгъдиев һәм башкалар катнашачак.

Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаровның кереш докладыннан башка Русия фәннәр академиясенең академигы Роберт Нигъмәтуллин, Финляндия галиме Окан Даһер, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы Рафаил Хәкимов һәм башкалар чыгыш ясый.

Төштән соңгы утырышта аерым мәсьәләләргә чыгышлар көтелә. Форумның пленар утырышы 1 октябрь көнне дә дәвам ителәчәк. Шул ук көннең кичке утырышта форум резолюциясе кабул ителәчәк.

Казанга иң беренчеләрдән килүче татар галимнәре арасында АКШның Висконсин-Медисон университеты галиме Юлай Шамилоглы да бар. Ул АКШта, Казакъстанда һәм башка илләрдә үткән фәнни форумнарда татар халкының тарихы, милли мәгариф турында чыгышлар ясый, фәнни хезмәтләр яза.

Юлай Шамилоглы
Казанга килеп төшкән минутларда ук ул Татарстанның һәм Казанның татар милләтен оештыру, мәдәни һәм фәнни яктан үстерүдә тоткан роле һәм вазифасы турында фикерләре белән бүлеште.

"Мин Казандагы дусларым белән фән яңалыкларын уртаклашып, һәрвакыт хәбәрләшеп торам, ләкин монда килмичә яңа чыккан китапларны белү бик авыр.

Мин бу форумда катнашырга беренче тапкыр, татар галиме буларак, тарих, тел, мәдәният белән кызыксынып, шатланып киләм.

Безнең, чит илләрдә яшәүче галимнәрнең, карашыбыз бераз башкача. Һәм бу нисбәттән бәлкем ниндидер бер тәэсиребез дә була ала. Кешеләр Татарстан эчендә яшәгәндә, алар мәсьәләгә бертөрле, эчтән карый, ә без тыштан карый алабыз.

Форумда минем глобализациягә һәм мәгариф системасына бәйле чыгышым булачак. Анда мин глобаль караштан татар теле һәм татар тарихы мәсьәләләре турында чыгыш ясаячакмын. Чөнки дөньяда бик мөһим процесслар бара, Татарстан эчендә моны башкача аңлыйлар һәм дөнья күзлегеннән карамыйлар, минемчә", диде ул.

Татар милләтеннән булган атаклы галимнәр бик күп булса да, милләтнең язмышына тәэсир итүче һәм татар халкына ярдәм итүче галим булу аерым җаваплы вазифа булып тора.

Якшәмбе көнне, 2 октябрьдә Юлай Шамилоглы (АКШ), Надир Дәүләт (Төркия), Дамир Исхаков (Казан) катнашлыгында тугәрәк өстәл сөйләшүе эфирга чыгачак. Милләт һәм фән турындагы бу сөйләшүнең тулы тексты киләсе атна башында “Азатлык” радиосы интернет сәхифәсенә куелачак.
XS
SM
MD
LG