Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтайга әзерләнә


Быел ноябрь аенда Башкортстан татарларының республикакүләм корылтае үтәргә тиеш. Әле аңа районнарда әзерлек җыелышлары уза. Шундый киңәшмә Кушнаренко районында да үтте.


Кушнаренко районындагы татар милли хәрәкәте башында татар милли-мәдәни мохтарияте тора. Аның җитәкчесе Илфир Гәрәев әйтүенчә, бүгенге көндә район татарлары алда торган корылтайга үз тәкъдимнәрен әзерли. “Районда проблемалар күп, аеруча туган телне, милли мәгарифне, мәдәниятне саклау даирәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр күп. Шулар хакында мәгълүматларны туплап, корылтайда чыгыш ясарга ниятлибез”, – ди Илфир Гәрәев.

Кушнаренко районы саф татар төбәге. Андагы барлык халыкның 85 проценттан артыгын татарлар, калганын башка милләтләр алып тора. Татар милләтенә әллә күпме атаклы шәхесләр: әдипләр, галимнәр, рәссамнар, артистлар, табиблар, югары хәрби офицерлар һәм башка һөнәр ияләре биргән төбәк ул Кушнаренко районы.

Соңгы еллардагы икътисади кыенлыклар Кушнаренконы да урап үтмәде. Элек гөрләп эшләгән әллә күпме ширкәтләр ябылды, колхозлар таралды, эшсезлек күләме артты. Иң яманы – рухи дөньяга да куркыныч яный башлавы. Әүвәлге елларда дан алган зур мәктәпләрнең кайсылары ябыла, бәгъзе берәүләре, оптимизация сәбәбе белән, башлангыч сыйныфлы гына итеп калдырыла.

Мәмәк авылы урта мәктәбенә дә замана җилләре кагылган. Элек гөрләп эшләп торган урта мәктәп быелгы уку елыннан башлангыч белем учагы итеп кенә калдырылган. Ә өлкән сыйныфлар укучылары хәзер автобусларда 15 чакрым ераклыктагы Шәрип авылына йөртеп укытыла.

“Бүгенге көндә Мәмәк авылындагы дистәгә якын укытучы эшсез калган, – ди татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев. – Авыл халкы белән дә киңәшләшү булмаган, мәктәп коллективында профсоюз җыелышын да үткәреп тормаганнар, түрәләр үзләре генә хәл иткән дә куйган урта мәктәп язмышын”, – ди Илфир Гәрәев.

Аның әйтүенчә, Мәмәк авылы бүгенге көндә бик аянычлы хәлдә. Колхоз таралган, балалар бакчасы ябылган, аның бинасын сатарга аукционга куйганнар. Эшсезлек арта бара. Яшьрәкләр, көче булганнар район үзәгенә, Уфага, хәтта Себер якларына китеп вахтада эшли, ә калганнары эшсез интегә, хәмер белән дуслыкта юаныч таба. Мәмәк авылы кебек алдагы көне өметсез авыллар Кушнаренко районында байтак.

Соңгы елларда район җитәкчелеге дә алмашынып тора. Элекке хакимият башлыгына җинаять эше ачылып хөкем ителде.

“Балык башыннан чери, дигәндәй, төрле дәрәҗә түрәләр бүгенге көн белән генә яши, үз хәстәрен генә кайгырта. Халыкта аларның гаме юк”, - ди Илфир Гәрәев.
XS
SM
MD
LG