Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ЛУКОЙЛ җилләре исте


Олег Морозов, Вахит Алекперов, Илшат Гафуров, Фәрит Мөхәммәтшин
Олег Морозов, Вахит Алекперов, Илшат Гафуров, Фәрит Мөхәммәтшин

Җомга көнне Казанга Русиянең нефть ширкәте ЛУКОЙЛ җитәкчеләреннән торган зур вәкиллек килеп төште. Ширкәт түрәләрен Татарстан президенты кабул итте, алар шулай ук КФУ шәкертләре белән дә очрашты.


ЛУКОЙЛ түрәләренең Казан сәфәре, ширкәтнең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган дип әйтелсә дә, бу чара берүк вакытта эшлекле сәфәр үзенчәлеген дә йөртә. Лангепас, Урай һәм Когалым шәһәрләренең баш исемнәреннән торган ЛУКОЙЛ нефть ширкәте түрәләренең Казан сәфәре программасы төрле чараларга бай итеп оештырылган.

ЛУКОЙЛ түрәсен күрергә килгән шәкертләр
Ширкәт җитәкчесе Вахит Алекперовның президент Миңнеханов белән очрашуда әйткән сүзләреннән, аларның төрле тәкъдимнәр белән дә килгән булулары ачыкланды.

ЛУКОЙЛ түрәсе сүзләренә караганда, бу ширкәтне Татарстанның фәнни мөмкинлекләре якыннан кызыксындыра. Әлеге мөмкинлекләрдән файдалану максатыннан киләсе елда Зәйдә вентилле суырткычлар җитештерәчәк уртак завод ачарга теләүләрен дә хәбәр итте ул.

Әзер сорауларны әзер шәкертләр бирде

Казанга килгән зур түрәләр гадәттә Татарстан президенты белән очрашканнан соң, Казан федераль университеты шәкертләре белән дә күрешми калмый. Алекперовның сәфәре дә моңа искәрмә булмады.

Алекперовның чыгышы дөнья нефть бәяләре, кара алтын тапкан вакытта экологияне саклау, нефтькә альтернатив энергетика чыганаклары, ЛУКОЙЛның бу темаларга карата алып барган сәясәтен аңлатып, ярты сәгатьтән артык сузылды.

Аның сүзләренчә, 2008-2009 елларда бер баррель нефтьнең бәясе 60-80 доллар белән исәпләнүе дөрес дип табылса, хәзер ул 95-120 доллар торырга тиеш. Әлеге бәяләр нефть эшкәртүче заводларның үз эшләрен зур югалтуларсыз дәвам иттерүләрен тәэмин итәчәк, дип белдерде ул.

Нефтькә альтернатива булып киләсе ун елда табигый газ торачак, дип ышандырды ЛУКОЙЛ ширкәте башлыгы. Әмма нинди генә альтернативалар булса да, нефть 2050 елга кадәр иң зур ихтыяҗга ия ягулык-энергетика чыганагы булып калачак, дип тә өстәми калмады ул.

Кунакка сораулар бирергә кирәк булачак дип әйтелгән булса да, алары алдан әзерләнеп, тиешле укучыларга тапшырылган булып чыкты. Шулай да алар залның төрле почмакларында утырган 3 кешенең соравыннан артмады.

"Бензин бәяләре бездән тормый"

Алекперов үз чыгышында Русиянең беренче санлы салым түләүче ширкәтенең ЛУКОЙЛ икәнен дә әйтеп узды. Без елына 800 миллиард сумнан артык салым түлибез, бу исә Русия бюджеты кеременең 10%ын тәшкил итә, диде ул.

Нефть ширкәте башлыгы үз чыгышында, күпләрне кызыксындырган бензин бәяләре белән ни булачак, дигән сорауга да җавап биреп үтте. Дөресрәге аңа бу сорауны да алдан биреп куйганнар иде булса кирәк, һәрхәлдә киң кырлы җавап рәвеше шуңа ишарәләде.

Аның сүзләренчә, газет-журналларда басылган мәкаләләрдән аермалы буларак, бензин бәяләре нефтьчеләр белән бернинди бәйләнештә тормый.

"Бензинның 60%ын дәүләт тарафыннан салынган төрле салымнар тәшкил итә һәм беркайчан да бу салымнарның кимү очрагы күзәтелмәде, киресенчә арта гына барды.

Алекперов һәм Гафуров
Моның янында нефть табу өчен тотылган чыгымнар да бар әле. Алары да һәрвакыт артып кына торды. Әгәр барлык боларны бензин бәяләреннән алып ташлыйбыз икән, ширкәткә бары тик 16%лык өлеш кенә кала. Моның 6%ы бензин салу станцияләренеке, ә 10%ы нефть ширкәтләре кереме. Без бары тик менә шушы 16%лык өлешкә генә тәэсир итә алабыз", диде ул.

Алекперов бензин бәяләрен төшерү өчен, акцизларга булган бәяне азайту кирәклеген бәян итте. Дөньяда нефть бәяләре артканда, акцизлар кимергә, ә нефть бәяләре төшкәндә, акцизлар күтәрелергә тиеш, дип тәкъдим итте ул.

Вахит Алекперовның чыгышы залга җыелган шәкертләрнең көчле алкышлары белән тәмамланды.

Олег Морозов күзәтеп кенә утырды

Ә менә укучылар белән очрашуга килгән Русия Дәүләт думасы рәисенең урынбасары Олег Морозовның чыгыш ясамавы бераз аптыраш тудырды. Бәлкем сайлаулар алдыннан аның күренеп кенә булса да алуы файдалы буладыр инде, дигән фаразлар журналистлар арасында бер сөйләшү темасы булып алды.

Алекперовны озату
Бу очрашуда катнашкан КФУ ректоры Илшат Гафуров урамда кунакларны озатып җибәргәч, вакыты бик тыгыз булуга карамастан, "Азатлык" радиосының бер соравын җавапларга ризалашты.

Алекперовның Казанга килүенең төп сәбәбе нидән гыйбарәт дигән сорауга ректор, "Татарстан нефть тармагы бишеге булганга күрә республикага, Казанга һәм безнең университетка кызыксыну көчле. ЛУКОЙЛның нәкъ менә 20 еллыгы уңаеннан Татарстанга килүен шуңа бәйләп аңлатырга була. Аннан соң быел без нефть һәм газ технологияләре өлкәсендә белгечләр хәзерли торган институт төзедек. Бу институт ЛУКОЙЛ белән эшләячәк дип уйлыйбыз. Килешүләр дә төзергә планлаштырабыз", дип җаваплады.
XS
SM
MD
LG