Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан оппозициясе Ереванда каршылык чарасы үткәрә


Ереван – Әрмәнстан оппозициясе Ереван үзәгендә инде икенче көн рәттән каршылык чарасы үткәрә. Бу чара киләсе атнада да дәвам итәр дип көтелә.

Җомга көнне каршылык белдерүчеләр шәһәрнең Азатлык мәйданында чатырлар корды. Полиция аларга комачауламады.

Оппозиция көчләре илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үткәрергә таләп итә. Хакимият бу таләпләрне кире кага һәм оппозициянең бу гамәлләрен киләсе елга билгеләнгән сайлаулар алдыннан сайлаучыларны үз ягына аудару өчен махсус оештырылган чара дип бәяли.
XS
SM
MD
LG