Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан университеты башкорт вә татарны да кабул итә


Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казакъ-төрек университеты
Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казакъ-төрек университеты

Казакъстандагы Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара университетта Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан килгән студентлар да белем ала. Быел бирегә төрки дәүләтләрдән, Русиянең төрки халыклар яшәгән республикаларыннан укырга килүчеләр арткан.


Хәзерге вакытта әлеге университетта укучы татар, башкорт, чуаш студентларының саны 40ка якын. Бу уку йорты 1991 елның 3 июнендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев фатихасы белән Төркестан каласында, дәүләт университеты буларак ачыла.

Аңа XII гасырның бөек фәлсәфәчесе, галиме Әхмәт Ясәви исеме бирелә. 1992 елда Казакъстан һәм Төркия дәүләтләре килешүе нигезендә уку йорты Әхмәт Ясәви исемендәге Халыкара Казакъ-Төрек Университеты дигән исем ала.

Бу Казакъстанда гына түгел, бөтен Азиядә беренче халыкара университет була. Университет китергән мәгълүматларга караганда, биредә 14 мең чамасы студент укый. Шуларның 8 меңе көндезге бүлектә. Төрки телле республикалардан килгән укучылар саны 900дән артык.

Шул ук мәгълүматларга караганда, биредә 61 төрле белгечлектә белем алырга мөмкин. Монда быел Башкортстаннан ундүрт, Татарстан һәм Чуашстаннан берәр студент килгән. Студентлар беренче елны әзерлек бүлегендә казакъ, төрек һәм инглиз телләрен өйрәнә. Имтиханнар тапшыргач, алдагы елда сайлаган белгечлекләреннән 1нче курска кабул ителә.

“Татар-башкорт студентлары – ватанпәрвәр”

Әзерлек бүлегенә күпме студент, кайлардан кабул ителгән? Татарстан, Башкортстан студентларына биредә нинди бәя бирелә?

“Без төрки халыклар яшәгән төбәкләрдән дә студентларны сайлап алабыз. 1 октябрьгә әзерлек бүлегенә килүчеләр саны 233 кеше булды. Алар арасында Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Алтай, Хакасия, Кабарда-Балкар, Дагстан, Кырым, Болгарстан, Сөгүд Гарәбстаныннан, Әфганстаннан килүчеләр дә бар.
Университет студентлары тулай торакта

Быел Русиянең төрки республикаларыннан килгән студентлар сан ягыннан иң күбе булды. Университет ачылганнан бирле Башкортстан белән Татарстанны кушып исәпләгәндә, аннан быел шулай ук иң күп студент кабул иттек.

Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстаннан килгән студентлар тәрбияле, ватанпәрвәр булулары белән аерылып тора. Алар биредә башка халыклар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Җиңел генә күп тел: төрек, инглиз һәм казакъ телләрен өйрәнәләр.

Без Татарстаннан, шулай ук Башкортстан һәм Чуашстаннан студентларның тагын да күбрәк килүен телибез һәм көтеп калабыз”, диде университетның әзерлек факультеты деканы урынбасары, төрек теле укытучысы Ильяс Ерпай.

Сагыну ихтималы да бар

Казакъстанда укучы татар һәм башкорт студентлары үзләрен ничек хис итә? Киләчәккә нинди өмет белән карый? Шушы хакта университет тулай торагы ишеге алдында сөйләшү булып алды.

“Мин соңгы елымны укыйм. Уку ошый. Башкортстаннан килгән идем. Килгәнемә үкенмим”, ди Вәлит Баязитов.

Татарстанның Зәй районыннан Ләйлә Бәдретдинова биредә 4нче елын укый. Юридик факультетны сайлаган. Башкортстаннан, Татарстаннан яңа студентлар килгәнгә ул бик шат.

“Алар сагынырлар да, бәлки үкенерләр дә. Ләкин яшьлектә бар да була. Аларга уңышлар телим. Бу уку йортын тәмамлагач, тырышсаң, эш табу кыен булмастыр. Безгә кадәр укыганнар эшлиләр бит әле, булыр, Алла боерса”, дигән өметтә яши Ләйлә.
Төркестан урамы

Розали Сәяхова Башкортстаннан әзерлек бүлегенә килгән. "Миңа монда ошый, тырышып укырга гына кала”, ди Розали.

Казакъ кызы Унира башкорт, татар кызлары белән бер тулай торакта яши. Бу кызларның бик яхшы булуларын, алар белән күңелле булганын искәртте ул.

“Мин халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыйм. Укыту дәрәҗәсе югары, ләкин шәһәрне матуррак итеп күрәсе килә”, дип сөйли Башкортстанның Караидел районының Артур Шәехов.

Инде беренче чагыштырулар да бар

Чаллыдан Булат Газизовка университетта каршы алулар, кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәт, хөрмәт күрсәтү ошаган.

“Русиядә льготасы булган кеше автобуска кергәндә, аны типкәләп тә чыгарырга мөмкиннәр. Төркестан каласында газель йөртүчеләр олы яшьтәге кешегә кул биреп, ярдәм итеп, утырырга булыша. Шаккаттым.

Тулай торакта татар, башкорт туганнар бик яхшы каршы алды. Алга таба да дус, тату яшәсәк, укуы да, вакыт үткәрүе дә җиңел булыр”, дип фаразлый Булат.

Казакъстанның Төркестан шәһәрендәге университетка укырга килүчеләрнең фикерләре әнә шундый. Әзерлек бүлегендә укучыларның дәресләре 3 октябрь көнне башланды.
XS
SM
MD
LG