Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккейда да татулык кирәк


"Ак Барс"ның ике лидерлары Зарипов һәм Морозов "Гагарин" кубогын күтәрә
"Ак Барс"ның ике лидерлары Зарипов һәм Морозов "Гагарин" кубогын күтәрә

Соңгы уеннарда көтелмәгән җиңелүләргә дучар булган Казанның "Ак Барс" хоккей такымы сишәмбедә үз кырында Магнитогорскиның “Металлург”ын 4:1 исәбе белән тар-мар итте.


Моңа кадәрге җиңелүләр аркасында хоккейчылар белән баш тренер арасында аңлашылмаучанлык турында сүзләр йөрсә дә, соңгы уен такымда татулык урнашуын күрсәтә.

Зиннәтулла Биләлетдинов тренер булып эшләгән елларда зур җиңүләргә ияләнгән "Ак Барс" җанатарлары, сезон башында баш тренерсыз калуга бер борчылып алган булса, КХЛ уеннары башланып, начар нәтиҗәләр пәйда булгач, икенче бер борчылу кичерде.

Ә инде “Ак Барс” узган атнада “Амур”га 4:0, аннан соң үз кырында якшәмбе көнне “Югра” такымына 1:2 исәбенә җиңелгәч, такым эчендә чыннан да ниндидер низаг булуына гади тамашачылар да инанды.

“Ак Барс”ның ике сәгать алка кертә алмавын кем хәтерли?

Дөрес, “Ак Барс” узган сезоннарда да КХЛ чемпионаты башларында төрле уеннар күрсәтте. Тик моңа кадәр Казан хоккейчыларының һөҗүмчеләре 125 минут буена бер алка да кертми калганнары юк иде әле. Ә инде барсларда быел яңа тренер булуын исәпкә алганда, бу җиңелүләр җанатарларда борчылырга җирлек тудырмый калмады.

Җанатарлар исә әлеге җиңелүләрнең юкка гына булмавын, уенчылар белән яңа тренер арасында киеренкелек булуын, җиңелүләрнең уенчылар тарафыннан махсус оештырылуы турында интернет-форумнарда кызу бәхәсләр алып бара башлады.

“Амур” һәм “Югра”га җиңелү махсус оештырылганмы?

Баш тренер Владимир Крикунов “Ак Барс”ның “Югра”га җиңелүеннән соң журналистларга биргән әңгәмәсендә, такымның капкачылары Петри Веханен белән Станислав Галимовны бала-чагалар җибәрә хаталар белән уйный, дип гаепләде. Тренер шулай да, Веханен барыбер үз көченә кайтачак әле, дип өстәде.

Аннан соң такымның ике лидеры – һөҗүмчеләр: Алексей Морозов белән Данис Зариповка дө “өлеш” чыгармый калмады.

"Аларның гадәттәгедән начар, элеккегедән яхшырак уйнамаячакларын алдан ук чамалаган идем инде. Мин җәй көне үк ике звено төзергә дип хыялландым. Чөнки бу икенче звено беренчесенә ярдәм итсә генә, уңышка ирешергә була.

Кызганыч, әлегә тиешенчә уйный алган бер генә өчлек бар: Бодров, Обухов һәм Петров звеносы. Бу егетләр чынлап торып беренче звенога ярдәм итә. Ә менә беренче звено көтелгәннән начар нәтиҗәләр күрсәтә. Якын арада такымда зур үзгәрешләр булачак әле", дип белдерде Крикунов.

Крикуновтан Зариповка тәнкыйть

Баш тренер бу әңгәмәдә, “Ак Барс”ның кайбер йолдыз уенчылары махсус җиңелеп, тренерны авыр хәлдә калдыра, дигән сүзләргә ышанмавын да өстәгән иде.

Крикунов соңгы уеннарда беренче звенодагы Морозовны өченче звенога, фин уенчысы Капаненны дүртенчегә, ә Зариповны исә бөтенләй уйнатмаган иде.

“Ак Барс”ның баш тренеры, Морозов белән Капаненга бик кагылмыйча, Зариповның уенына карата кырыс ризасызлыгын белдерми калмады. Дөрес, Крикуновның элекке елларда Морозов белән проблемасы булуын җанатарлар хәтерли торгандыр, анысы.

Крикунов хәзер инде Зариповны начар уйнауда гаепләде. "Начар хәрәкәт итеп, зур ялгышлар җибәрә. Элегрәк ул өч көндәшен берүзе узып китә алырлык иде. Хәзер исә ул үзенә бер дә охшамаган. Дөрес, хәзер инде аның яше дә бара шул" дип, 30 яшьлек Зариповны бөтенләй бетереп ташлады.

“Крикунов хоккейчыларга басым ясый”

Ак Барс такымы тренерының бу сүзләреннән соң, Данис Зариповның хоккей телендә әйткәндә агенты Юрий Николаев, Крикуновны авторитар тренер булуда гаепләп, Зариповның икенче бер хоккей такымына күчү ихтималы булуын әйтеп, хоккей җәмәгатьчелеген таң калдырган иде.

Шушындый киеренкелектән соң, хоккей җәмәгатьчелеге “Ак Барс”ның сишәмбе көнге “Металлург” белән очрашуын көтте. Күпләр, “Ак Барс” бу уенда да җиңелсә, такымда нинди дә булса үзгәрешләр булмый калмас, дип фаразлады.

“Ак Барс”–“Металлург”: исәп 4:1

“Металлург” белән очрашуда “Ак Барс” беренче минутлардан ук һөҗүмгә күчте һәм үзе теләгән нәтиҗәгә бер-берартлы алкалар кертеп, ирешә дә башлады. Исәп әкрен генә 1:0, 2:0гә алышынды.

Һәм менә 3:0. Бу өченче алканы Зарипов ярдәме белән Морозовка кертү насыйп булды. Кунаклар да бер алка кертеп, уенны үз файдаларына үзгәртергә тырышсалар да, казанлыларның тагын бер алка кертүе исәпне 4:1гә җиткерде һәм Казан тамашачысы өчен күптәннән көтелгән җиңү шатлыгын китерде.

“Николаев Зариповны "Ак Барс"тан җибәрергә тели”

Бу нәтиҗә берүк вакытта “Ак Барс”та татулык урнаша баруын да күрсәтте.

Уеннан соң Крикуновка такымдагы Зарипов вакыйгасы турында сорау юнәлтелгәч, ул клубта Зариповны җибәрү, башка уенчы белән алмаштыру турында бернинди сүзнең дә булмавын. Бу сүзләрне бары тик Юрий Николаевның гына әйтүен сөйләде.

Аның Зариповны "оятсызларча" “Ак Барс”тан алып, башка бер клубка күчерергә теләвен. Ә иң мөһиме Зариповның “Ак Барс”тан беркая да китәргә теләмәвен әйтеп, бу киеренкелеккә нокта куйды.

Крикунов әңгәмә барышында, Зариповка үз агентын алыштырырга да киңәш итте.

Зарипов һәм Радуловның хоккей язмышлары берүк агент кулында

Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Зариповның агенты Юрий Николаев, Уфаның “Салават Юлаев” хоккей клубының лидеры Александр Радуловның да агенты булып тора. Ә Радулов хәзерге вакытта “Салават Юлаев”та баш тренер Сергей Михалев белән низаг аркасында бозга чыкмый. Кайбер белгечләр аның башка бер клубка күчү ихтималы булуын да әйтә.

Төрле киеренкелекләр, бәхәсләр, имеш-мимешләр бер якта торсын “Ак Барс”ны тагы бер кызыклы очрашу көтә. 7 октябрьдә “Ак Барс” икенче бер Татарстан хоккей клубы Түбән Каманың “Нефтехимик” такымын кабул итә.

“Нефтехимик” моңа кадәр “Металлург” такымын 7 минутта керткән 3 алка белән җиңүгә ирешкән иде. Владимир Крикунов “Ак Барс”ка күчкәнче, “Нефтехимик”ның баш тренеры булып эшләгән иде.
XS
SM
MD
LG