Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Саклану министрлыгы «бобик»лардан баш тартты


УАЗ "Hunter". 2015 елдан мондый машиналар Русия армиясенә тапшырылачак.
УАЗ "Hunter". 2015 елдан мондый машиналар Русия армиясенә тапшырылачак.
Русия Саклану министрлыгы халык арасында «бобик» исеме белән танылган, 1985 елдан бирле чыгарылган УАЗ машиналарын кулланудан баш тартты.

«Известия» гәҗите хәбәр иткәнчә, аларны 2015 елдан УАЗ "Hunter" ("Аучы") дигән машиналар алыштырачак.

Моннан күптән түгел генә министрлык Калашников автоматларыннан һәм Драгунов мәргән мылтыкларыннан баш тартты. Иске кораллардан котылу чаралары Русия армиясендә хәрби реформа кысаларында уза.
XS
SM
MD
LG