Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башка форматтагы “Уңыш бәйрәме"


"Уңыш" бәйрәме сәхнәсе югары дәрәҗәдә бизәлгән иде
"Уңыш" бәйрәме сәхнәсе югары дәрәҗәдә бизәлгән иде

Җомга көнне Казанда “Уңыш бәйрәме" узды. Әлеге чара президент Рөстәм Миңнеханов чорында беренче тапкыр үткәрелә.

"Баскет-холл" ишек төбе
"Баскет-холл" ишек төбе
Казан үзәгендәге “Баскет-холл” спорт сараенда узган "Уңыш бәйрәме" быел башка еллардан аерылып торды. Тантаналы чараны оештырудагы үзгәрешләрне бигрәк тә элегрәк булган кешеләр сизде.

Спорт сараеның президент керәсе ишеге алдына келәм җәеп, кырыена тулы башаклар, авыл хуҗалыгы тауарларыннан кечерәк күргәзмә оештыралар иде. Быел да ул бар, ләкин аны артык купшы эшләп тормаганнар, бары тик Актаныш белән Арча икмәге үрнәкләре генә куелган.

Үзләре теләп килгәнме, өстән кушу беләнме?

Бина эченә кергәч, залның тулы булуын күрәсең. Анда Татарстанның барлык 43 муниципаль районыннан вәкилләр бар, диярлек. Гадәттә район башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, берничә игенче-терлекче һәм ветеран хезмәткәрләр килә.
"Уңыш бәйрәме" сәхнәсенә заманча экраннар һәм көчле утлар куелган
"Уңыш бәйрәме" сәхнәсенә заманча экраннар һәм көчле утлар куелган

Алардан тыш тамаша кылучы халык арасында Татарстан хакимияте вәкилләрен, төрле министрлар, язучы-депутатлар, республиканың баш мөфтиен күрдек. Тантанага элек кемнәр килсә, хәзер дә шул дияргә була.

Мәскәү сәхнәсеннән ким түгел

Ә менә сәхнә бизәлеше һәм андагы күренешләр башка иде. Алдагы уңыш бәйрәмнәрендә тамаша буласы мәйдан бик күп биючеләр, балалар яки район үзешчәннәре белән тула иде. Быел исә заманча итеп эшләргә тырышканнар, сәхнәдәге эш-хәрәкәт, музыка, төрле төстәге экраннар, махсус утлар белән бизәлеп бара.

Татарча-русча шигырьләрдән өзекләр укылып, бер күренешне матур итеп икенчесе алыштыра, җыр-биюләр дә ике телдә озакка сузылмыйча башкарылды. Шуңа да “Уңыш бәйрәме”нең тантаналы котлау өлеше бер сәгатькә сыеп бетте, диярлек.

Җыр-бию татарча булса да, сөйләмнәрдә рус теле алга чыкты

Рәсми шәхесләрдән беренче булып, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүз алды. Ул күпмедер тәнәфестән һәм корылыклы елдан соң уңыш бәйрәме оештырылуын әйтеп үтте. 5 миллион тоннадан артык ашлык җыюда катнашкан барлык игенчеләрне бәйрәм белән котлады.

Министр күбрәк русча сөйләде. Үз чыгышында киләчәккә планнар атады, гаилә фермаларына игътибарның кимемәвен, республикада җитештерелгән тауарларның артачагына басым ясады. Сөт җитештерүдә Татарстанның Русиядә иң алдынгы булуын әйтте. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләренә, инвесторларга, финанс яктан ярдәм итүче банкларга рәхмәтен җиткерде.

Миңтимер Шәймиев кебек сөйләүче булмады

Шуны әйтергә кирәк, аның чыгышы башка еллардагы кебек озакка бармады. Марат Әхмәтовтан соң сәхнәгә чыккан Рөстәм Миңнехановның сүзе тагын да кыска булды.

Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев “Уңыш бәйрәмнәре”нә махсус шигырьләр сайлап, озак итеп чыгыш ясаган булса, Рөстәм әфәнде башка форматтагы җитәкче булуын күрсәтте. Ул әйтәсе килгән сүзләрен биш минут эченә сыйдырып бетерде, шулай ук туган телен аз кулланды.
Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм президент белән министр
Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм президент белән министр

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында авыл хуҗалыгында хезмәт куйган ветераннарга, министр Марат Әхмәтовка олы рәхмәтен әйтте,

“Сез үстергән авыл хуҗалыгы бүген дә уңышлы эшли. Бу күрше төбәкләр белән чагыштырганда ачык күренә”, диде Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы.

65 яшьлек комбайнчы да игътибарсыз калмаган

Шуннан соң егетләрчә хәрәкәт белән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Республика башлыгының кулын кысып бүләк алучы механизатор, терлекче-игенчеләр арасында “Азатлык” радиосында тавышы яңгыраган Азнакай районының өлкән комбайнчысы Хатыйп абый Сибгатуллин да бар иде.
65 яшьлек комбайнчы Хатыйп Сибгатуллин "Уңыш" бәйрәмендә президенттан бүләк алды
65 яшьлек комбайнчы Хатыйп Сибгатуллин "Уңыш" бәйрәмендә президенттан бүләк алды

“65 яшькә җиткәч быел эшкә чыкмам инде дигән идем, комбайн тавышын ишеткәч йөрәк түзми”, дип әйткән иде ул безгә урып-җыю барышында.

Мөхәммәтшин котлады, ә Шәймиев?

Игенчеләрне бүләкләгәннән соң Рөстәм әфәнде “Баскет-холл”дагы махсус урынында күренмәде. Ләкин республиканың башка түрәләре бәйрәмдә булдылар. Аерым алганда Татарстанның Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да сәхнәгә менеп, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә изге теләкләрен әйтте.

"Коры елдан соң шундый уңыш җыйгач, сезне күрәсе килгән иде", диде Фәрит әфәнде. Шуннан ул урып-җыюны әйбәт башкарган дистәдән артык район башлыкларына мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.

Беренче президентның якташлары һәркайда алдынгы

Актаныш еш исә алынганга мөгаен, район башлыгы Энгель Фәттахов та кулына микрофон алды, хакимияткә авыл хуҗалыгы өлкәсенә игътибар бирүләре өчен рәхмәтләрен белдерде.

Башка район җитәкчеләре тыйнак булдылар, сүз алып тормадылар. Уңыш бәйрәме азагы җыр-моң белән тәмамланды. Килгән кунаклар бәйрәмнән канәгать калды.
XS
SM
MD
LG