Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык хокукын яклар иде, ләкин ул куркытылган


Бүген халыкка үз хокукларын яклау мөмкинлеге тудырылса да, мәхкәмәләргә ышаныч кимегеннән-кими. Халык мәхкәмәгә гариза яудыра, шулай да Русиядә кануннарның бер якка эшләвенә, калын кесәле кеше яисә түрә мәнфәгате генә кайгыртылганына тәмам ышанып бетеп килә.


Соңгы 2-3 елда татар газетларында укучылар белән туры элемтә оештырыла. Халык журналистларга күп шалтырата, зарлана. Үз проблемнарын тиешле кешеләргә, органнарга җиткерми, мәсьәләне журналистлар аркылы хәл итүне кулай күрә башладылар.

Бу – кешеләрнең түрәләргә ышанмауларының бер күрсәткече. Кешеләр шалтыратканда, бәлки, журналистның сүзе үтәр, мәсьәлә җиңел хәл ителер, дип өметләнә.

"Шикаять язсак, түрәләр бездән үч алачак"

Шалтыратучылар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Кешеләрнең күбесен социаль проблемнар борчый. Авылда юл яисә су юк. Кайдадыр мәктәпне ябалар, кайсыдыр җирдә хезмәт хакын ризык белән кайтаралар, дәүләт билгеләгән социаль түләүләр бирелми. Кайберәүләр күңелендә җыелган хәсрәтен сөйләп бушаныр өчен булса да шалтырата.

Иң кызыгы шул: хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә кеше исемен әйтергә курка, хәтта авылын да атарга кыймый. Мисал өчен, “Ирек мәйданы” газеты оештырган соңгы аралашуда редакциядәге махсус телефонга 14 кеше шалтыратты.

Шуларның бары тик икесе генә үзенең исем-шәрифләрен атады. Калганнары газетка исем-фамилияләрен яздыртудан тыш мәгълүмат бирми: хәтта кайчак авылын да әйтмиләр, "күрше авылдан шалтыратыбыз", диләр.

Бер уйласаң, мөрәҗәгатьләре дә, сораулары да әллә ни түгел кебек. Мисал өчен, Актаныш районыннан 5-6 гаилә исеменнән авылда юлсыз интеккәннәрен сөйләделәр.

"Авыл советы белән журналистлар аралашса, эш уңай якка борылмасмы икән? Исемнәребезне атамыйбыз, чөнки соңыннан үчне бездән алачаклар, 10 сумлык таныклык бирмичә интектеречәкләр”, диләр.

Икенче шалтыратучы Апастан, “авылыбызның кибетендә яшерен аракы саталар, куллану вакыты чыккан тауарлар белән сәүдә итәләр” дип зарланды. Бусын да авыл шурасы, урындагы полиция хезмәткәрләре белән хәл итеп булыр иде, ләкин "аларга әйтүдән файда юк, берүк исемебезне күрсәтмәгез" дип сорыйлар.

Кама Тамагы районыннан бер абзый Казанга килеп, юл кагыйдәләрен бозып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә тотылганын сөйләде. Авыл абзыеннан 16 мең сум ришвәт түләтергә теләгәннәр. Бу хәлгә 1 ай үтеп, сакал үскән булса да, бу кеше дә исемен әйтергә курыкты.

Түбән Кама, Сарман укытучылары "инде 5 ел рәттән сыйныф журналларын, методик әсбаплар сатып алыр өчен үз кесәбездән түләргә мәҗбүр итәләр" дип сөйләде. Авылда укытучылар аз булса да үз хокукларын белүче, яклый алучы булып саналса да, бүген алар да үз сүзләрен әйтергә, хәтта исемен атарга куркучылар сафларын баета.

Интернет заманында яшәсәк тә, халык мәгълүматлы булса да, үз хокукларын якларлык хәлдә түгел. Алар куркытылган, басылган. Шул кадәр изелгән ки, хәтта гади авыл шурасы хезмәткәрләре белән эш итү алар өчен сират күперен узуга тиң.

Халык түрәләргә ышанмый

“Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү” фонды кешеләрнең түрәләргә, министрлыкларга карата мөнәсәбәтләрен тикшергән, аларга ышану-ышанмау турында сораштырган. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ышанабыз дип белдергән. Бу – 69% кеше.

Рейтингның икенче урынында – Русия элемтә министрлыгы, элемтәчеләргә 53% кеше ышана. Өченче урында – Русия спорт һәм туризм министрлыгы, ул 47% тавыш җыйган.

Халыкның нәфрәтен уятучы министрлыклар турында да сораштырганнар. Болар арасында беренчелек Русия авыл хуҗалыгы министрлыгында. Сораштыруда катнашучыларның өчтән ике өлеше аның эшчәнлегенә тискәре карашта булуы ачыкланган, бу 65% кеше дигәнне аңлата.

Шулай ук халык Русия сәламәтлек саклау министрлыгы белән дә канәгать түгел, 62% кеше “ак халатлы” түрәләргә ышанмый. Тискәре рейтингның өченче урынында Русия мәгариф һәм фән министрлыгы, 43% кеше аның эшчәнлеген тискәре бәяләгән. Аннары Русия эчке эшләр, табигать министрлыклары искә алына, алар белән 38шәр процент кеше канәгать түгел.

Социологлар дәүләттәге төп министрлыкларны, ведомстволарны атарга кушкач, халык бертавыштан диярлек “кара исемлек”кә кергән Русия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш, эчке эшләр, авыл хуҗалыгы министрлыкларын атаган. Димәк, яшәеш өчен мөһим саналучы министрлыкларга карата халыкның ышанычы юк.

Татарстан буенча аерым мондый тикшеренү мәгълүматлары юк, ләкин “Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү” фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре республикада барган хәлләрне дә чагылдыра.

Рәсми мәгълүматлар булмаса да, бездәге халык та авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән зар елый. Татарстанның кайсы авылын алма, җирләргә халык түгел – инвесторлар хуҗа. Мәгариф өлкәсендәге бетмәс үзгәрешләр дә һәр кешегә кагыла.

Бүген мәгариф системасыннан канәгать булучылар гомумән бар микән? Сәламәтлек өлкәсендәге хәлләр дә мактанырлык түгел. Русиядә медицина бушка дип саналса да, бүген акчаң яки танышлыгың булмаса, табибка эләгү бик авыр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күрсәтелгән хезмәт сыйфаты, авыллардагы сырхауханәләрнең ябылуы, табибларның саны кыскартылуы, медицина өлкәсендә тар белгечләрнең җитешмәве, дару бәяләре, озын чиратлар – проблемнарны санап бетергесез.

Һәр түрәАллаһның кашка тәкәсе

Бер уйласаң, хәзер түрәләр белән аралашу җиңеләйде, аларга шикаять белән турыдан-туры мөрәҗәгать итеп була. Инде берничә ел рәттән Татарстанда электрон хөкүмәт проекты эшли, интернет аша министрга хат юллап була, мәсьәләне бәйнә-бәйнә аңлатып була, ләкин кешеләр моны кулланмый диярлек.

“Язып карадык, җаваплары канәгатьләндерми” дип әйтәләр. Татарстан электрон хөкүмәтенә күпме хат килә һәм халык күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать иткәнен белеп булмады.

Татарстан Министрлар кабинетының Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлегендә “мондый мәгълүмат бирмибез” дип, җавапны кыска тоттылар. Моны ачыклый алмагач, халыкның сораулары җавапсыз каламы-юкмы икәнен дә, билгеле, фаразлау авыр.

Халыкның дәүләт ведомстволарыннан, түрәләреннән канәгать булмавы – бер хәл, кеше түрәләр белән мәсьәләне чишеп булмаганына тәмам ышанып, аларга кул гына селти. Бүген нинди дәрәҗәдәге түрәне алма, ул Аллаһның кашка тәкәсе булып кылана.

“Агора” төбәкара хокук яклау ассоциациясенең хокук аналитигы Рамил Әхмәтгалиев та “ярдәм сорап шалтыратучылар күп, ләкин аларның күбесе үз исемен әйтергә курка яисә соңыннан нәтиҗәсе аянычлы булуыннан шүрли”, дип әйтә.

"10 яисә 20 ел элек булган хәлләр белән чагыштырганда, бүген мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итүчеләр, гариза язучылар күбрәк. Бу өлкәдә үзгәреш сизелә.

Бер генә мисал. Уйлап карагыз, 10 ел элек полициядә эшләүчегә каршы җинаять эшен ачуга ирешү мөмкин түгел иде, моның өчен сират күперен үтәргә кирәк иде, эш ачыламы-юкмы дип көткәндә еллар үтә иде.

Хәзер бу процесс җиңеләйде. Бүген полиция хезмәткәрләре дә саклык белән эш итәргә тырыша. “Ник мин кешене кыйнап, аңардан үз гаебен тануын таләп итәргә тиеш? Соңыннан моның өчен төрмәдә утырасым килми” дип әйтәләр.

Хәзер кешеләр полиция белән дә ничек сөйләшергә икәнен белә, кануннарның маддәләрен атап, үзен яклый. Халыкның актив позициядә булуы тәртип саклаучысының да, түрәнең дә карашын үзгәртә. Әлбәттә, зур үзгәрешләр белән мактанып булмый, ләкин яхшы якка үзгәреш тенденциясе бар", диде ул.

"Шикаятьләр күп, исемнәрен генә атарга куркалар"

"Русия мәхкәмәләренә язылган шикаятьләр күп, ләкин халык мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итүнең файдасы булмавына инанып бара. Кешеләр ниндидер хокук бозу турында әйтергә тели, ләкин аны үз исеменнән башкарырга риза түгел.

Бер мисал. Быел Казан хокук яклау үзәге мәктәпләрдәге канунсыз акча җыюларга багышланган кайнар телефон линиясен булдырды. Кешеләр өчен кайда, нинди мәктәптә ата-аналардан акча җыйганнарын хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды. 290 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның бары тик 4се генә үз исем-шәрифләрен атарга батырчылык итте, үзләренең, балаларының хокукларын якларга әзер булуларын әйтте.

Канәгать булмаучылар зарларын әйтә, ләкин моны яшерен эшли. Халыкның күпчелеге үзләрен дәүләт тарафыннан якланмаган итеп хис итә. Кеше системага каршы көрәшеп булмаганны аңлый.

Түрәләргә, аларның башбаштаклыкларына каршы көрәшүнең нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин, чөнки түрәләр алардан үч ала башлаячак. Эш белән тәэмин итүчене, муниципалитет түрәсен биреп карале син мәхкәмәгә? Кешене шундук бөҗәк кебек сытачаклар. Аны эштән кысрыклап чыгару, куу өчен мең төрле ысул уйлап табачаклар.

Татарстанны алсак, бездә авылда яшәүчеләр күп, ә авылда һәр кеше күз алдында. Шуңа шикаять язар алдыннан кеше мең тапкыр уйлаячак, чөнки ул үзен генә түгел, бөтен нәселен куркыныч астына куя.

Авыл җирендә каршылык күрсәткән, хокукын якларга теләгән кеше система тегермәненә эләксә, аны, беренчедән, җәмәгатьчелек алдында хурлыкка калдырырга тырышачаклар, икенчедән, салым инспекциясен өстертеп, тырнак кадәр булса да хилафлык табып, кысрыклап чыгачаклар.

Кешеләр моны аңлый. Акчасызлык, эшсезлек вакытында яшибез, шуңа күрә хокукы бозылса да, адәм баласы түзәргә мәҗбүр. Дәүләтнең гади кешене яклау системасы юк”, ди хокук яклаучы Рамил Әхмәтгалиев.

Адвокатлар, хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – шәһәр халкы, ди. Авылда яшәүчеләрнең адвокатлар яллап, аларга акча түләү мөмкинлекләре чикле. Шул рәвешле салада яшәүчеләр һичьюгы журналистлар булса да дөреслекне табарга ярдәм итмәсме дип ышана.

Кызганычка каршы, бүген “дүртенче хакимият” дип аталган журналистикада да кеше хокукын яклап йөрүче каләм ияләре бармак белән генә санарлык. Ләкин, ничек кенә булмасын, безгә, дәүләткә ышанмыйча, һәр адымны алдан уйлап, барнәрсәгә дә әзер булып, үз хокукларыңны якларга өйрәнергә туры киләчәк.
XS
SM
MD
LG